Логотип
Хәбәрләр

Самара өлкә Сабан туе Камышлыда була

Бәйрәмдә Фирдүс Тямаев һәм “Болгар кызлары” чыгыш ясаячак. 14 июльдә Самара өлкәсенең Камышлы авылында IV өлкә Сабан туе узачак. Бу турыда “Самара татарлары” сайтында хәбәр ителә. Бәйрәмдә автор баш...

Бәйрәмдә Фирдүс Тямаев һәм “Болгар кызлары” чыгыш ясаячак.

14 июльдә Самара өлкәсенең Камышлы авылында IV өлкә Сабан туе узачак. Бу турыда “Самара татарлары” сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәмдә автор башкаручы Фирдүс Тямаев һәм “Болгар кызлары” чыгыш ясаячак. Өлкә Сабан туе программасында халык уеннары һәм спорт ярышлары да каралган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бәйрәм программасы:

10.00 сәгатьтә ат ярышлары һәм механизаторлар конкурсы башлана.

11.30 сәгатьтә бәйрәмнең тантаналы ачылышы була.

12.30 сәгатьтә Самара өлкәсе муниципаль районнары мәйданчыклары тәкъдим ителәчәк.

13.00 сәгатьтә милли көрәш һәм төбәкнең муниципаль районнары иҗат коллективлары чыгышлар башлана.

Татар-Информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк