Логотип
Хәбәрләр

Санкт-Петербург скульпторы Винера Абдуллина татар ханнары сериясен иҗат итә башлаган

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Санкт-Петербург скульпторы Винера Абдуллина татар ханнарының рельефларын ясый башлаган. Ул 16 сыннан торган “Казан ханнары” сериясе әзерләве турында...

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Санкт-Петербург скульпторы Винера Абдуллина татар ханнарының рельефларын ясый башлаган. Ул 16 сыннан торган “Казан ханнары” сериясе әзерләве турында “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Казан үз көченә ныклы ышаныч белән алга баручы зур тарихлы шәһәр. Һәм аның тарихын халык белергә тиеш. Хәзерге вакытта скульптура белән тарихны бәйләп, аларны бердәм күреп эшләүче кешеләр бик аз. Шул сәбәпле, мин бу эшкә тотындым. Кешеләр үз геройларын йөзгә белергә тиеш! Татар ханнарының, Казан ханнарының сыннарын ясап, халыкның тарихка карата мәхәббәтен көчәйтәсем килә”, - дип сөйләде Винера Абдуллина.

Скульптор әйтүенчә, рельефлар бакырдан булачак. Беренчесе әзер. Ул Гали Әкрам (Али Акрам). Ногай бие Йосыфның төпчек улы, Сөембикәнең ир туганы, Идегәйнең оныгының баласы булган Гали Казанда идарә итми. Ул Казан ханлыгы алынгач, 1553-1556 елларда баш күтәрүләр белән идарә итә. Гали Әкрам 1556 елда рус гаскәрләре Казан ханлыгының вакытлыча башкаласы Чалымны алганда үтерелә. Гали Әкрамның рельефы Татарстанның Санкт-Петербургтагы вәкиллегендә саклана.

Винера Абдуллина фикеренчә, бар хан да бер дәрәҗәдә. “Үзен хөрмәт иткән һәр скульптор да барлык ясаган тарихи шәхесләрне бертөрле күрергә тиеш. Киләсе сын кемнеке буласын да белмим. Минем өчен иң мөһиме, эшне тиешле рәвештә башкарып чыгу. Планнарым буенча, 16 сыннан торган “Казан ханнары” сериясе ел эчендә ясалып бетәчәк”, - дип хәбәр итте Винера Абдуллина.

Винера Абдуллина сүзләренчә, хәзерге вакытта рәссамнар ясаган портретлардагы татар ханнары Урта Азия яклары кешеләренә охшаган. “Мин аларны үземчә, татар кешеләренә охшатып ясыйм. Эшем бик катлаулы, мин үземнән нәрсәдер өстәп куярга да хокуклы, чөнки бу минем караш, чөнки мин сыннарымны заманча ясыйм”, - дип белдерде скульптор.

Винера Абдуллина сәнгатьнең бу төре белән ничек кызыксынганын сөйләде. “Скульптура иҗат төре белән кызыксынып, балачак вакытта ук әвәләп ясый башладым. Тарихи китаплар укыдым, ләкин күңел гел дәү әни янына авылга тарта иде. Дус кызлар, иптәшләр белән печән чабарга йөрдек, эшләдек. Шул балачакта сөйләшкән, аралашкан кешеләрнең образлары күңелдә балачак истәлекләре булып калып, скульптураларны ясаганда ярдәм итә дияргә кирәк. Барысы да хәтердә кала. Хәтеремдә әни белән шушы эшкә төшенү дә. Беренче вакытларда әни булышты. Соңрак инде әни белән апайга карап, илһамланып, аларның образлары үрнәгендә үзем әвәләп ясый башладым. Хәзерге вакытта 200дән артык эшем бар, шуның 100 тирәсе – бакыр һәм кургаш эретмәсе”, - дип хәбәр итте Винера Абдуллина.

Винера Абдуллина 1965 елда Ленинградта туган. Ленинград сәнгать училищесын тәмамлаган, аннары 2000 елда – Россия Сәнгать академиясенең И.Е.Репин исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия институты скульптура факультетын, тагын 2 елдан – әлеге академиянең аспирантурасын. Аның хезмәтләре - С.Ю. Витте, Екатерина II, А.Баязитов, Муса Җәлил, Петр I, Г.Тукай, Ш.Мәрҗани сыннары. Винера Абдуллина - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

татар-информ

Фото: Яков Абрамов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк