Логотип
Хәбәрләр

Санкт-Петербургта Альберт Асадуллинның юбилей концерты була

Концертта Александр Розенбаум, Михаил Боярский, Василий Герелло, Татьяна Буланова һ.б. артистлар катнаша. Санкт-Петербургның «Октябрьский» зур концерт залында 21 ноябрьдә җырчы Альберт Әсәдуллинның ю...

Концертта Александр Розенбаум, Михаил Боярский, Василий Герелло, Татьяна Буланова һ.б. артистлар катнаша.

Санкт-Петербургның «Октябрьский» зур концерт залында 21 ноябрьдә җырчы Альберт Әсәдуллинның юбилей концерты була. Бу хакта төньяк башкалада Татарстанның Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концертта эстрада йолдызлары Александр Розенбаум, Михаил Боярский, Василий Герелло, Татьяна Буланова һ.б. танылган артистлар катнаша. 

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин белән очрашкан. Алар мәдәни чаралар, аерым алганда, Альберт Әсәдуллинның юбилей концерты хакында фикер алышканнар. 

"Альберт Әсәдуллин татар музыкасын пропагандалауны иҗади эшчәнлегенең нигезе итеп алган. Ул төрле шәһәрләрдә һәм илләрдә концерт программалары белән чыгыш ясый һәм шул рәвешле татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә", диелгән әлеге хәбәрдә.

татар-информ

Фото:pixabay.com 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк