Сергей Безруков кабат әти булды

Сергей Безруков 24 ноябрь көнне икенче тапкыр әти булды, бу хакта ул үзенең инстаграмында хәбәр итте. Ул бәби табу йортындагы фотосын куйды, анда арткы планда яшь әни белән яңа туган баланы да күрергә була. Безруков бәби табу процессында хатыны янында булган. Ул хатынына тагын бер кат гашыйк булы хакында һәм аңа рәхмәт әйтте. Соңрак ул бик күп котлаулар кабул итте, сабыйга әтисенең бабасы хөрмәтенә Степан дип исем кушканнар.

Сергей Безруков үзенең шәхси тормышын социаль челтәрләргә чыгарудан курыкмый.  Исегезгә төшереп үтәбез, Анна Матисон Сергей Безруковның икенче хатыны. Аларның тагы бер кызлары бар.

Автор: Г.Шәрәпова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
387
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Булат Бәйрәмов кызын кияүгә бирә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы