Сергей Лазарев, Филипп Киркоров һәм Валерия Казанда чыгыш ясаячак

30 ноябрьдә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Добрая волна» Бөтенроссия мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концерты узачак. Сәхнәдә иң яхшы яшь башкаручылар белән бергә Россия йолдызлары да чыгыш ясаячак: Сергей Лазарев, Филипп Киркоров һәм Валерия, дип хәбәр итте бүген журналистларга балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов.
«Быел конкурсның географиясе киңәйде – тыңлау Россиянең 10 шәһәрендә узды. Моңа Президент грантын алу ярдәм итте. «Добрая волна» − шәһәрнең 66 коммерцияле булмаган оешмасы проектларының берсе. Алынган барлык грантларның гомуми суммасы 118 млн сум тәшкил итте », − дип сөйләде А. Фәизов.
Автор: Александра Иванова
Фото: kzn.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 апрель 2021 - 18:17
-
8 апрель 2021 - 16:48
-
8 апрель 2021 - 15:03
-
8 апрель 2021 - 14:23
-
7 апрель 2021 - 16:57
-
7 апрель 2021 - 10:04
-
6 апрель 2021 - 16:07
-
6 апрель 2021 - 11:38
-
Останови огонь