Логотип
Хәбәрләр

Сессиядә туган телләрне укыту турында закон проектын карауны тәкъдим итәчәкбез – Р.Вәлиев

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында туган телләрне ирекле укыту турында закон проекты турында мәсьәләне кабат карарга җыеналар....

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында туган телләрне ирекле укыту турында закон проекты турында мәсьәләне кабат карарга җыеналар. Бу хакта бүген Фәннәр академиясендә узган очрашуда парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат, шагыйрь Разил Вәлиев хәбәр итте.

“Кичә генә Дәүләт Думасыннан телләрне ирекле укыту турында закон проекты килеп төште. Иртәгә сессиядә карарга җыенабыз. Бер генә көн калды, әмма без бүген шуның белән шөгыльләнәбез”, - дип белдерде ул.

Разил Вәлиев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә иртәгә иртән комитет утырышы булачагын әйтте. “Мин комитетка шул мәсьәләне чыгаруны тәкъдим итәм. Комитет моны хуплар дип уйлыйм. Без үз фикеребезне Дәүләт Думасына мөрәҗәгатьтә әйттек бит инде. Закон проекты буенча мәсьәләне сессиянең көн тәртибенә тәкъдим итәбез. Депутатлар тавыш бирәчәк. Көн тәртибенә кертелгәннән соң, без бу турыда сүз алып барачакбыз. Карарыбызны кабул итеп, Мәскәүгә һәм 85 субъектка җибәрәчәкбез”, - диде.

Президим утырышында көн тәртибенә 12 сорау кертелгәне әйтелде. Туган телләрне ирекле укыту турында закон проектын карау өстәмә сорау буларак тәкъдим ителәчәк.

  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт Думасына туган телләрне ихтыяри өйрәнү закон проектына каршы мөрәҗәгатен илнең өч республикасы - Кабардино-Балкария Республикасы, Калмыкия һәм Дагыстан парламентлары хуплаган.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк