Сез дә котлауларга кушылырга өлгерегез, дуслар!

Халык артисты Салават Фәтхетдиновның олуг артистыбыз Равил Шәрәфиевне туган көне белән котлаган видеосәламен күрергә өлгердегезме әле? Менә Салават абый Ырынбурда килеш котларга өлгерде - үзен күзәтеп барган тамашачысына да шуны тәгаенли: "Бүген котларга өлгермәсәгез, Равил Шәрәфиевне иртәгә котлагыз. Мондый легендаларны айлар буена да котласаң була",- ди ул.
Видеороликтагы котлау нәкъ Салаватча үзе - туп-турыдан, ихлас, күңелдәгесен түгеп. "Равил абый, сез тамашачыгыз күңеленә Әҗәл образы белән уелып калсагыз да, сез - фәрештә, безнең һәм меңләгән гади халык өчен - кояш",- ди җырчы. Мин сезне бик каты хөрмәт итәм, сез аны үзегез дә бик яхшы беләсез, дип тә өсти Фәтхетдинов.
Равил абый Шәрәфиев тә җавапсыз калмый. Бәлешләп-өчпочмаклап чәй өстәле артында чәйләп утырган легендар Г.Камал театры артисты шунда ук диярлек видеоҗавап та җибәрә! "Әле генә сине искә алып утыра идек, озын гомерле булырсың, Салават. Мәңге яшә! Рәхмәт!"- ди Равил абый Шәрәфиев видеосында.
Сез дә котлауларга кушылырга өлгерегез, дуслар! Менә шушындый легендалар чорында яши алуыбыз белән генә дә никадәр бәхетле без!
Озын сәламәт гомерләр сезгә, Равил абый!.


Гөлнара Җәлилова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
943
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Акчаң булса, син - җырчы!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
789
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1238
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1011
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
785
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1167
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
833
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы