Өшү билгеләре булган ике олы кешене һәм баланы хастаханәгә алып китәләр.

Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). 29 апрель кичендә Дим елгасында дүрт пассажир утырган, ике кешелек резин көймә елгага каплана. Зыян күрүчеләр арасында ике яшьлек бала да булган. Бу хакта Уфаның Дим районы буенча мәгълүмати-аналитик бүлеге хәбәр итә, дип яза “Башинформ” агентлыгы.
Бәхеткә, суга капланган көймәне Дим урманчылыгында яшәүче Игорь Попов күреп ала. Ир-ат зыян күрүчеләргә судан чыгарга ярдәм итә һәм “Ашыгыч ярдәм” чакыра. Өшү билгеләре булган ике олы кешене һәм баланы хастаханәгә алып китәләр. Табиблар аларның хәлен кәнәгатьләнерлек, дип бәяли.
фото: https://www.google.ru/search?q=река+Дим+фото&newwindow=
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
16 май 2022 - 10:21
-
14 май 2022 - 10:27
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте