Логотип
Хәбәрләр

Шарапов Рамил: «Нәрсәгә миңа Рифатның чалбары?!»

Берничә көн элек юмор остасы һәм алып баручы Шарапов Рамилне «тешләрең кәкре, турайт!», дип тәнкыйтьләделәр. Икенче көнне Зарипов Рифатның концерт костюмына бәйләнделәр. Аклы-кызыллы кием кисәң имеш,...

Берничә көн элек юмор остасы һәм алып баручы Шарапов Рамилне «тешләрең кәкре, турайт!», дип тәнкыйтьләделәр. Икенче көнне Зарипов Рифатның концерт костюмына бәйләнделәр. Аклы-кызыллы кием кисәң имеш, клоунга ошап каласың.

Кичә Рамил шушы очраклардан соң инстаграмына кызыклы видео урнаштырырга булган. Биредә артист әдәпсез тамшачыларына үзенчә җавап кайтарды. Рамил аклы-кызыллы куртка киеп: «Нигә миңа Рифатның штаны?! Минем үземнең дә модный әйбәт шортигым бар!» – урам буенча йөргән кыяфәт чыгарды. Өстәвенә: «Подумаешь, урамда октябрь! Күңелеңдә – җәй, аягыңда йон булсын, зато туңмыйсың!» – дип көлә ул.

«Шулай күңелле яшәргә кирәк, күп сөйләнүчеләрнең борынына чиртеп», – дип язган бер тамашачы.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @sharapovramil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк