Логотип
Хәбәрләр

«Шиһаб хәзрәт» фильмының премьерасы Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә булачак

«Шиһаб хәзрәт» документаль фильмының премьерасы Казан халыкара мөселман киносы кысаларында булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Шиһабетдин Мәрҗани шәхесенә багышланган документаль фильмның про...

«Шиһаб хәзрәт» документаль фильмының премьерасы Казан халыкара мөселман киносы кысаларында булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Шиһабетдин Мәрҗани шәхесенә багышланган документаль фильмның продюсеры Марина Галицкая әйтте.

Халыкара туган тел көнендә Камал театрының кече залында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан төшерелгән «Шиһаб хәзрәт» фильмы галимнәргә, җәмәгать эшлеклеләренә һәм журналистларга күрсәтелде. Фильмның режиссеры һәм сценарий авторы – Салават Юзеев. Фильм «Инновация» студиясендә Татарстан мәдәният министрлыгы субсидиясенә төшерелгән.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк