Логотип
Хәбәрләр

Шиһабетдин Мәрҗани бюстын тәкъдим итәчәкләр

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). 26 гыйнварда 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Санкт-Петербургның танылган скульпторы, Россия р...

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). 26 гыйнварда 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Санкт-Петербургның танылган скульпторы, Россия рәссамнар берлегенең Санкт-Петербург бүлеге әгъзасы Винера Абдуллина күргәзмәсе ачыла.

Әлеге чарада татар фәлсәфәчесе, дин әһеле, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани бюстының презентациясе булачак. Күргәзмәдә шулай ук әлеге тарихи вакыйгага багышланган эшләр дә куела.

Кызыксынучыларны әлеге чарага 26 гыйнварда 16.00 сәгатьтә (адресы - Васильевский утравы, 11нче линия, 14/39, 2 под.) көтеп калабыз, дип җиткерә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк