Шиһабетдин Мәрҗәни һәйкәлен үзгәртәчәкләр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Мәдәният министрлыгына Казандагы дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗәни һәйкәлен татар, инглиз һәм гарәп телендәге язулар белән тулыландырырга кушты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
Танылган татар галиме, дин эшлеклесе, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәнигә һәйкәлне тантаналы рәвештә Казанда 20 ноябрь көнне Кабан күле яр буенда ачканнар иде. Сын «Әл-Мәрҗәни» мәчетеннән ерак түгел урнашкан. Ул сынчы Бакый Урманче проекты буенча ак мәрмәрдән эшләнгән.
Фәнүзә Сираҗиева
Фото: Татар-информ сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте