Логотип
Хәбәрләр

Шимбә көнгә һава торышы

Иртәгә, 10 августта, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-16 метрга кадәр җитүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология...

Иртәгә, 10 августта, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-16 метрга кадәр җитүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр яварга мөмкин.

Бүген республикада томан төшәчәге һәм яшенле яңгыр явачагы хәбәр ителгән иде.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк