Логотип
Хәбәрләр

"Шәрык Базары” фестивале - бер атна!

“Шәрык Базары” халыкара милли мәдәниятләр фестивале тәкъдир ителде. Узган елгы фестиваль бик уңышлы үтүен һәм төрле илләрдән әле дә уңай кайтавазлар килүен исәпкә алып, аны быел бер атна дәвамында үткәрергә карар кылынган.

Иң матур айларыбызның берсе – Рамазан ае төгәлләнергә дә күп калмады. Бу ай кальбеңне чистартып, матур гамәлләр кылу ае гына түгел, кызыклы очрашулар, гамьле әңгәмәләр, ихлас сөйләшүләр ае да. Миңа быел да “Рәшит Ваһапов фонды” үткәргән ифтар мәҗлесендә катнашырга туры килде. “Туган авылым” ресторанында үткән бәйрәм чарасына күпсанлы кунаклар чакырылган иде. Алар арасында Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Сурия, Таҗикистан, Согуд Гарәбстаны илләре вәкилләре булды. Чакырылган кунаклар арасында Татарстанның халык артистлары Зөһрә Шәрифуллина, Зилә Сөнгатуллина күренде. Ифтар кунакларын дини җырлары белән Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов һәм Вәли Фазлыйәхмәтов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Ранис Габассов сөендерде.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев сүзләренчә, “бу зур бәйрәм генә түгел, бу – зур сынау ае да. Мохтаҗларга ярдәм кулы сузып, төрле оешмаларыбыз, дини берләшмәләребез ифтар мәҗлесләре уздыра. Безнең халкыбызның бердәмлеге, көче шунда күренә”, – диде ул. Төркиянең Казандагы консулы Исмет Эрикан күптән түгел Төркиядә булган җир тетрәүдән соң ярдәм күрсәткән  Татарстан халкына рәхмәт сүзләрен ирештерде. “Рәшит Ваһапов фонды” зыян күргәннәргә ярдәм йөзеннән 100 мең сум акча күчерүен билгеләп үтте һәм фонд җитәкчесе Рифат Фәттаховка рәхмәт хаты тапшырды.

Ифтар мәҗлесендә “Шәрык Базары” халыкара милли мәдәниятләр фестивале тәкъдир ителде. Узган елгы фестиваль бик уңышлы үтүен һәм төрле илләрдән әле дә уңай кайтавазлар килүен исәпкә алып, аны быел бер атна дәвамында үткәрергә карар кылынган. “Чара 24-27 октябрь көннәрендә узар дип көтелә. Хәзер сөйләшүләр алып барабыз. Быел концерт Казан белән беррәттән, Әлмәт,  Чаллы,  Ташкент һәм Бакуда да узачак”, – диде Рифат Әхмәт улы. Димәк, киләсе очрашуыбыз милләтара хезмәттәшлекне үстерүгә, Россиянең халыкара мәйданда абруен күтәрүгә ярдәм итү максатларын күзаллаган "Шәрык Базары”нда булачак! +18

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк