Логотип
Хәбәрләр

«Шунда ичмасам берәр булышучы табылса икән...»

Илһам Шакировның Әлфия Авзалова турындагы әлеге мәкаләсе "Ватаным Татарстан" газетасында 1992 елда 10 апрель санында басылып чыккан. Мәкаләне ул Әлфия Авзалованы Тукай премиясенә тәкъдим итү уңаеннан...

Илһам Шакировның Әлфия Авзалова турындагы әлеге мәкаләсе "Ватаным Татарстан" газетасында 1992 елда 10 апрель санында басылып чыккан. Мәкаләне ул Әлфия Авзалованы Тукай премиясенә тәкъдим итү уңаеннан язган булган. Бу мәкалә язылганга инде 27 ел узган, ә андагы һәр фикер бүген дә көн үзәгендә.
 
Аның әледән-әле кабатлый торган зары бар: "Без бит, - ди ул, - диварга - өскә менәргә азапланган бөҗәк кебек идек. Әзрәк үрмәлибез дә егылып төшәбез, тагын тырыша-тырмаша үрмәлибез... Шунда ичмасам берәр булышучы табылса икән..." Кая ул булышу! Сәхнәгә чыгудан ваз кичтермәсәләр, рәхмәт әйтерсең инде... 
 
Әлфия белән без җыр сәнгатенә бер чорда килдек. Бергә иҗат иттек. Җырларны үзе тапты, бары үзенчә генә башкарды, һәр җыры халык күңеленә барып җитте. Әлфия туган халкын - татар халкын яратты, үзен дә яраттыра алды. Әлфия фәкать кул чаптыру уе белән мәгънәсез җырлар башкармады. Кырык елга якын иҗатын тикшереп карагыз: табарсызмы икән сез анда мәгънәсез, шырдый-бырдый берәр җыру?

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк