Логотип
Хәбәрләр

Син кояшым, син аем...

Сез яраткан кешеләрегезгә ничек дип дәшәсез ул? «Матурым», «кояшым», «кадерлем»нән тыш? Әй, куянымнар да кызык түгел инде ‒ тапталган... Җырчы Рәфинә Ганиуллина яратуын аңлатырлык эксклюзив сүз белә ә...

Сез яраткан кешеләрегезгә ничек дип дәшәсез ул? «Матурым», «кояшым», «кадерлем»нән тыш? Әй, куянымнар да кызык түгел инде ‒ тапталган... Җырчы Рәфинә Ганиуллина яратуын аңлатырлык эксклюзив сүз белә әнә. Ире Рәзил Камаловка да, улы Сөләйманга да аның яратып әйтә торган бер генә сүзе бар: «мәтрүнәләрем». Һәм алар бу сүзгә шуның кадәр ияләнеп беткәннәр ки, «мәтрүнә» бөтен «матурым»нарны бәреп егар көчкә ия икән. Башта карышып маташканнар маташуын, аннан күнгәннәр егетләр.

Хәзер Рәфинәнең сеңелләре дә: «Икенче балагыз туса, Мәтрүнә дип исем кушарсыз инде,» ‒ дип көлә икән. Инстаграм битенә Рәфинә: «Ә Рәзил миңа кем дип дәшә, ничек уйлыйсыз?» ‒ дип тә язып элгән әле. Ничек дип... Монда уйларга да куркыныч инде, Рәфинә...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк