Синоптиклар алдагы биш көнгә фаразларын җиткерде

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары алдагы көннәргә фаразларын җиткерде. 5 февральдә Татарстанның күпчелек районнарында буран дәвам итә. Җил көньяктан, тизлеге секундына 10-15 метр, көчәйгәндә – 20, урыны белән 25 метрга кадәр җитә. -1..-6 градус салкын, юлларда кар көртләре хасил булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.
6 февральдә республиканың күпчелек районнарында бераз кар явачак. Урыны белән җиңелчә буран чыгуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 7-12 метрга кадәр, төнлә урыны белән 18 метрга кадәр көчәя. Төнлә -5..-10, республиканың көнбатышында аязган вакытта -15 градуска кадәр суыта. Көндез температура -2..-7, көнбатышта -10 градуска кадәр салкын.
7-8 февральдә республикада бераз кар явачак. Төнлә -6..-11, көнбатышта -16, көндез -4..-9 градус салкын. 7 февральдә республиканың көнбатышында -12 градуска кадәр суыта.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 15:13
-
26 февраль 2021 - 14:28
-
26 февраль 2021 - 10:21
-
26 февраль 2021 - 09:58
-
25 февраль 2021 - 15:16
-
25 февраль 2021 - 14:03
-
25 февраль 2021 - 12:27
-
24 февраль 2021 - 13:01
-
Наркотикларга – юк! 12+