Логотип
Хәбәрләр

Синоптиклар Татарстанда көчле бозлавык хакында кисәтте

Бүген Казанда һәм урыны белән Татарстанда якындагы 1-3 сәгатьтә, шулай ук көн дәвамында һәм кичен көчле бозлавык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбуга...

Бүген Казанда һәм урыны белән Татарстанда якындагы 1-3 сәгатьтә, шулай ук көн дәвамында һәм кичен көчле бозлавык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ» агентлыгы бүген республикада -7, ә иртәгә -12 градуска кадәр суытачагы хакында хәбәр иткән иде инде.

КФУ профессоры Юрий Переведенцев ачыклык керткәнчә, Казанга Карск диңгезеннән килүче салкыннар бер атна дәвам итәчәк.

Фото: Рамиль Гали/архив

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк