«Сөйкемле сөяге ике аның...» Илнур Нуриев белән әңгәмә
Республикабызның Питрәч районы Шәле авылы егете ул. Бу авыл исә кызыклы шәхесләргә бай. Аеруча театр сәнгатенә Шәле авылы күп талантлар бирде. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, дин әһеле булып киткәнче, театр училищесен тәмамлаган. Үзе артист, үзе режиссёр Ренат Әюпов милли спектакльләре белән театр сөючеләрнең күңелләрен яулады. Ринат Шәмсетдинов Тинчурин театры сәхнәсендә ут уйната. Язучы Камил Кәримов сәхнәдән берәр юмореска сөйләп җибәрсә, дипломлы артистларны да уздырып бөтен залны эче катканчы көлдерә. Журналист Мәгъсүм Гәрәев Галина Вишневская белән Мстислав Ростропович кебек һәм башка бик күп мәшһүр шәхесләр белән дуслашкан икән, аның да артист халкына хас бер сөйкемле сөяге бардыр. Илнур Нуриевнең исә сөйкемле сөякләре берьюлы икәү, чөнки ул җырлый белүче артист һәм уйный белүче җырчы. Болары кайсы беренче дә, кайсы икенче соң? Илнур Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырлый. Мөгаен, җыр – беренче. Аның «Аулак өй», «Туй» җырлы-биюле композицияләрдә килештереп уйнавын күрүчеләр исә, театр беренче, дияргә мөмкин. Сер йомгагын Илнур белән бергәләп чишик әле.
Артист булу хыялы
Чынлыкта Илнур театр артисты булырга хыялланган. Камал театры белән Башкортстанның М. Гафури театры элек-электән гастроль алмашкан. Гафурилар Казанга килгәч исә, спектакльләрен телевидениегә яздыра торган булганнар. Шулай бервакыт телевизордан башкорт театрының «Кыз урлау» тамашасын караган да Илнур, андагы җырларга, биюләргә гашыйк булып, артист булырга карар кылган. Бәхетенә, мәктәпләрендә балаларның уй-ниятләренә карата гаять сизгер татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минзифа апа (журналист Алсу Хәсәнованың әнисе) бар. Ул Илнурның артист булу хыялын чамалап, аңа шигырь, мәсәлләр, проза әсәрләреннән өзекләр өйрәтеп сәхнәгә әзерли башлаган. Ул гына да түгел, мәктәптән берничә баланы Камал театрына режиссёр Марсель Сәлимҗанов янына алып барган. Хәким улы Марсель егетләрне җырлатып, биетеп, шигырьләрен тыңлап караган да, һичшиксез, артист булачак болар, училищега әзерләнсеннәр, миннән фатиха, дип, шәлеләрне зурлаган... Бервакыт Шәлегә концерт белән күренекле җырчылар Мәсгуть Имашев һәм хатыны Фатыйма апа кайтып төшә. Мәсгуть ага исә – җырчы гына түгел, ул вакытта театр училищесы директоры да. Концертны караганнан соң, татар теле укытучысы, театр сөяр балаларын ияртеп, сәхнә артына кереп китә. Илнур тырышып шигырь сөйли, җырлый. Бу юлы да уңай җавап алалар: тиздән имтиханнар җитә, сезгә бу хакта хәбәр килер, көтегез, ди Мәсгуть ага.
Ниһаять, көтеп алган көн килеп җитә. Илнур – театр училищесы студенты. Алда аны зур сәхнәләр көтә. Әмма шатланыр урынга ник күзләре яшьләнгән баланың? Зур шәһәрнең җем-җем килгән утлары ник күңеленә якты иңдерми? Биек-биек йортлары ник биек үрләргә илһамландырмый? Трамвайлары гүя күңелен таптап үтеп китә. Күңелен бушатырга кош-корт та юк бит ичмасам Казан шәһәрендә. Әле кичә генә киң болында көтү көткәндә, күкрәген тутырып «Иске кара урман»ны сузган, иркен җилләр белән узышкан егеткә бөтен нәрсә чит монда. Рәхәтләнеп бер сыйпарга ни песи заты, ни маэмай халкы булмасын инде, бозау, сарык, сыер токымнары турында әйткән дә юк. «Бак-бак» килеп төннәрен йоклатмаган үрдәк халкын рәхәтләнеп тыңлар иде ул хәзер. Егетнең күңелен әнә шулай сагыну биләп ала. Авылы Казаннан кырык чакрым гына. Әле бер, әле икенче әйберемне онытып калдырдым, дип гел туган якка таба таю ягын карый ул. Нәкъ шул вакыт әтисе Габдрахман ага чирләп китә. Әнисе Сания апа исә мал караучы булып эшли. Өстәвенә, хуҗалыктагы маллар да берүзенә кала. Ә Илнур – гаиләдә өлкән бала, сеңлесе әле кечкенә. Әнисен авыр хәлдә калдырып Казанга чыгып китәргә намусы кушмый. Егетебез кышкы каникулдан юк була. Училищеда Илнурны эзләтәләр. Ул исә «тю-тю», Оренбургта космонавт Юрий Гагарин укыган данлыклы училищеда армия хезмәтендә. Бер яктан, Гагарин исеме Илнурны яңа үрләр яуларга өнди, аның нәкъ шушы уку йортына килеп чыгуы тикмәгә генә түгел кебек. Шул ук вакытта Казахстаннан, Урта Азия ягыннан искән көйдереп ала торган җилләр Шәле болынында көтү көткәндә битеннән иркәләп үткән назлы җилләрне сагындыра. Юк, армиядән исән-сау кайтып ирешсә, авылыннан аяк та атламаячак ул! Фермадагы малкайлар, көтүдәге бахырлар мең мәртәбә артык! Армиядән кайткач ул Казанга документларын алырга бара. Анда исә Илнурны укытучылар уратып ала, үзең җырлыйсың, мәһабәт буй-сының бар, синдәй артистлар бездә алтын бәясе, кайларга гына китеп югалдың, диләр. Кыскасы, җибәрмиләр егетне... Училищеда исә аңа дөнья тагын да киңрәк ачыла. Остазы Мәсгуть Имашев аны үзенең туган ягы Пермь крае, Барда районына гастрольләргә алып бара. Сәхнәдә осталыгы да чарлана, җырлавы да камилләшә, яшәргә җитәрлек акча да эшли.
«Нәрсә ул консерватория?»
Шулай бер вакыт театр училищесының соңгы курсында укыганда Илнур радиодан бер тапшыру тыңлый. Зөләйха Хисмәтуллина турында була ул. Диктор Казан консерваториясе турында бик кызыктырып сөйли. «Мәсгуть ага, консерватория нинди җир ул?» – дип сорамыйча түзеп кала алмый Илнур. Шуны гына көткәндәй, мөгаллим И. Нуриевкә «Саҗидә» җырын, «Сибелә чәчәк»не өйрәтә дә, консерваториягә алып китә. Артист булам дигән егет консерватория студенты булып куймасынмы! Дөрес, башта ул ике ел әзерлек курсында укый. Кемдә дисезме? Әйтергә кирәк, И. Нуриевкә берсеннән-берсе шәп мөгаллимнәр очрап кына тора. Бу юлы егетне танылган җырчыбыз Зилә Сөнгатуллина үз канаты астына ала һәм Илнурга җиде ел Даян кызы Зиләбездә белем алу бәхете эләгә. Халыкчан җырлау бүлегендә татар халык җырларын, композиторларыбызның матур романсларын җырларга өйрәнә ул.
Олег Табаковта стажировкада
Артист булырга хыялланган егет бер тапкыр да драма сәхнәсендә уйнамаячакмени? Хыяллары шулай итеп тормышка ашмый калачакмы? Юк, язмыш Илнурга үзен театр сәхнәсендә сынау мөмкинлеге биреп, тагын бер мөгаллим белән очрашу әзерләгән. Атаклы артист Олег Табаковның үзе белән! Татар Яшьләр театрын оештырган режиссёр Фәрит Хәбибуллинның тырышлыгы белән була бу очрашу. Ул вакытта яшьләр театрының юньле бинасы да, чыгып уйнарлык сәхнәсе дә юк. Әмма фанатларча театрга бирелгән Фәрит Хәбибуллин артистларны бер айга Мәскәүгә стажировкага алып бара. Бер ай Мәскәүдә МХАТ тулай торагында яшәү, башкаланың һавасын сулау, Олег Табаковтан дәресләр алу, артист халкы белән аралашу, танылган театрларда спектакльләр карау бүгенге артистларга да тәтеми. Илнурның нәкъ шул вакытта Яшьләр театрына килүен бәхет дими, тагын ни дисең?!
Ленин орденлы танылган ансамбль
«Җыр һәм бию ансамблендә җырлармын дип күз алдына да китермәдем, – дип искә алды Илнур. Консерватория тәмамладым да, тизрәк эшкә урнашырга кирәк иде. Шул вакыттан егерме ике ел үтеп киткән... Хәзер без өлкәнәеп барабыз. Миннән өлкән ансамбльдә Фәрит Гафиятуллин белән Дамир Имамиев кенә. Калганнар бездән яшьрәк». Данлыклы ансамбльдә җырлавына шатланып туя алмый Илнур. Сиксән биш ел тарихлы коллектив бит ул! Биредә композиторлар Александр Ключарёв, Җәүдәт Фәйзи, җырчы Зөләйха Әхмәтова, балетмейстер Фәйзи Гаскәров һ.б. иҗат иткән. Аның «алтын фонд»ка кергән җырлы-биюле композицияләрен карап ничә буын сәнгать сөючеләр тәрбияләнгән. Ансамблебез – алмазлардан бриллиант ясый торган остаханә ул. Биредә бер-береңне ишетергә, тоярга, камил, чиста җырларга өйрәнә җырчыларыбыз. Ансамбль – халык җәүһәрләребезне туплаган музей да. Илнур кечкенәдән озын көйләрне җырлап үссә дә, консерваториядә җиде ел эчендә яңадан-яңа җырлар өйрәнсә дә, ансамбльдә беркайчан да ишетмәгән халык җырлары белән таныша. Иң яратканы исә – озын көй. Сулышы иркен егетнең, рәхәтләнеп суза татар җырын. «Озын көйләр җырлап таныла, алга китә алырсыңмы», – диючеләр дә була. Озын көй – искелек калдыгы, янәсе. Ник танылмасын? Бүген Илнур – йөзек кашыдай кадерле ансамбльнең җырчысы, Татарстанның атказанган артисты. Бу дәрәҗәгә ул нәкъ менә озын көйләр белән иреште. Уңышлары өчен ансамбльдәге «әнкәсе», «балам» дип йомшак эндәшүе белән артистларның күңеленә юл тапкан күренекле хормейстерыбыз Венера Гәрәевага рәхмәтле. Әллә ничә буын артистлар белән эшләп, бай тәҗрибә туплаган, энциклопедик белемгә ия Венера ханым, чыннан да, үз эшенең остасы иде... «Бүген ансамбльгә яшьләр киләме», – дип сораштырам Илнурдан. «Киләләр, әмма хәзерге яшьләр бүтән», – ди әңгәмәдәшем. Шулайдыр, заман башка булгач, җыр да башка. Уку йортларында тавышны куялар, диапазонны киңәйтәләр, сулыш киңлеге, бормалар белән җырлау, моң исә җырчының үзеннән. Ни кызганыч, чит мәдәниятләр йогынтысы көчәйгән саен, татар моңы көчсезләнә бара, моңлы күңелләр көннән-көн сирәгрәк очрый...
Танылу
Әмма И. Нуриевнең иҗат эшчәнлеге ансамбль белән генә чикләнми. Киләчәк буыннар тыңласын, күрсен, ишетсен өчен никадәр матур җырларыбызны телевидениегә яздырды ул! Башта консерваториядә мөгаллиме З. Сөнгатуллина юллап җибәрә торган булса, «ТНВ-планета» ачылып, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә матур концертлар яздыру ихтыяҗы тугач, консерватория тәмамлаган телевидение редакторы Зөлфия Әсәдуллина чакыруы буенча җырлар яздырырга йөри. Баянчыларыбыз Рамил Курамшин, Ренат Вәлиев, Әхмәт Кәримов, концертмейстер Мөнирә Хәбибуллинаның музыкантлар триосы белән яздырылган бу җырлар Илнур өчен зур мәктәп була. Телевидениедәге концертлар аркылы И. Нуриевне тамашачы таный башлый. Әмма телевидениедә халык җырларын сирәк яңгыраталар шул хәзер. Яисә бик иртә, күпчелек халык әле йокыдан уянып өлгермәгән вакытта була ул концертлар. Ә бит авылларыбызда апалар-әбиләр, чит төбәкләрдә гомер кичерүче милләттәшләребез халык җырларын тилмереп көтә. Илнур бу зарыгып көтүне гастрольгә барган саен үз күзләре белән күреп кайта. Кайчандыр Татарстан җирендә яшәп күченергә мәҗбүр булган, яисә күп еллар элек әти-әнисе, әби-бабасы күчеп китеп, үзләре чит туфракта туган татарларыбызның озын моңлы көйләребез яңгыраганда тыела алмыйча елаганын күреп, үзенең дә ничә тапкыр күзләре дымланды аның. Безгә озын итеп җырлана торган халык җырларын алып килегез, дип әйтүчеләр дә бар. Концерттан соң сәхнә артына кереп биюче кызларның чулпыларын, чынмы бу, дип толымнарын тотып караучы апаларның сагынулы күз карашларын ничек онытсын ул?!.
Әнә шулай Илнурыбыз җыр мирасыбызны онытылудан саклый. Олуг җырчыбыз Илһам Шакиров, җыр осталарыбыз Мирсәет Сөнгатуллин, Фердинанд Сәлаховларның эшен дәвам итеп озын матур көйләребезне яздыра. Дөнья буйлап сибелеп яшәүче, татар сүзен ишетүгә сусаган милләттәшләребезнең күңелен җыр белән иркәли. Барыр юлларың сулышың кебек киң, иркен булсын, Илнур!
Миләүшә Галиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк