Сукыр тавыкка бар да бодай: татарга музыкаль театр кирәкме?

Татарстанга музыкаль театр кирәкме?
Татарстанда музыкаль театр булдыру кирәклеге турында фикерләр соңгы берничә елда еш әйтелә. Бүген Татарстан Дәүләт Советы сессиясендәге чыгышында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә бу хакта әйтте. «Инде менә ничәмә-ничә еллар буе әдәбият-сәнгать әһелләре, театр эшлеклеләре, тамашачылар башкалабызда музыкаль драма театры кирәклеге турында чаң суга. Бу мәсьәләгә республика җитәкчелеге дә каршы түгел кебек. Әмма, бүгенге көнгә кадәр мәсьәләне хәл итәргә тотынучы гына юк. Заман рухына ярашкан яңа әсәрләр иҗат итү, яңа талантлар ачу өчен аларга яңа мәйдан, яңа сәхнә кирәк! Моның өчен югыйсә миллиардлаган сум акчалар да таләп ителми, аңа бер хоккейчының еллык хезмәт хакы да җитә»,  диде Вәлиев.
Дәвамын интертаттан укыгыз

Чыганак: интертат

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
245
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәнияне онытырлык түгел
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы