Логотип
Хәбәрләр

«Сөяркә булгансың икән, сөяркә булып калачаксың»

«Син күп еллар буена сөяркә булгансың икән, син шул сөйркә булып калачаксың да. Чөнки сине бәхетле итәсе килсә, күптән бәхетле иткән булыр иде. Ә ул тегендә хатынына да яхшы, сиңа да яхшы. Кирәкме соң ул кеше?»

«Егет кешегә кияүгә чыга алмыйсың бит инде, аны бөтен ягыннан тәрбияли башларга кирәк. Ул әле әзрәк кеше була башлагач, берәр яшь кызга гашыйк булып, тегендә тиз генә бала табалар да ул синнән чыгып та китә. Карт бабай сиңа кирәкми».

«Хатын-кыз уйлый: бу хатынын ташлап китәр дә, мине бәхетле итәчәк дип. Юк, 4 ел буена ир-ат сине сөяркә ясап йөргән икән, ул синнән туйган инде, аңа шулай уңайлы, бары тик шул гына».

«Син күп еллар буена сөяркә булгансың икән, син шул сөйркә булып калачаксың да. Чөнки сине бәхетле итәсе килсә, күптән бәхетле иткән булыр иде. Ә ул тегендә хатынына да яхшы, сиңа да яхшы. Кирәкме соң ул кеше?»

Зифа Нагаева белән Илсөя Бәдретдинова тапшыру төшерергә дип очрашкач туган фикерләр бу. Җырчы Илсөя Бәдретдинова Инстаграм аккаунтында тапшыруны төшерү процессыннан берничә видеофрагмент урнаштырган. «Гадәттәгечә камераларны онытып, бәйдән ычкынып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык», ‒ дип яза артист әлеге видеолар астында. Шулай да ахырда интервью алучы Зифа Нагаева Илсөянең сүзләренә 100 % ышанып бетмәве хакында хәбәр итә. Илсөя исә, үз чиратында, «Әллә мин сезгә ышанып утыра дип уйлысызмы?» ‒ дип җавап кайтара.

Бик кызык тапшыру булырга охшап тора бу, Илсөя Бәдретдинова кайчан чыгачагын хәбәр итәм, дип вәгъдә итте. Яңалыкларны түземсезлек белән көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк