Логотип
Хәбәрләр

"Сәйяр" җиңүчеләре билгеле!

«Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр Республика театр фестиваленең йомгаклау чарасы узды

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр Республика театр фестиваленең йомгаклау чарасы узды.

Фестивальдә Татарстанның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларының балалар театр коллективлары катнашты. Аларның иҗади чыгышларын Казан дәүләт театрларының профессиональ артистларыннан торган компетентлы жюри һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче белгечләр бәяләде.

 

Быел бәйгегә барлыгы 246 гариза кабул ителгән. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла. Бу эштә шулай ук К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия, «Сәхнә», «Салават күпере» журналлары редакцияләре, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте актив катнаша. Фестиваль 2016 елдан «2014-2022 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

 

Фестивальнең йомгаклау чарасында Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, “Сәхнә” журналы баш мөхәррире Зиннур Хөснияр катнашты.  

 

Гран-прига Казан шәһәре Совет районы «181 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» һәм Минзәлә районы Гимназиясе ия булды.

1 урынга Казан шәһәре Яңа Савин районы «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 346 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы», Казан шәһәре Вахитов районы «Советлар Союзы Герое А.С.Умеркин исемендәге 116 нчы лицей», Казан шәһәре Совет районы «149 нчы лицей», Казан шәһәре Идел буе районының «16 нчы татар-инглиз гимназиясе» лаек булды.

2 урын Тукай районы «Ак каен» балалар бакчасы», Азнакай районы «7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе», Әлмәт районы «Югары Мактама төп гомуми белем бирү мәктәбе», Казан шәһәре Яңа-Савин районы «Татар телендә белем бирүче 155 нче гимназия» гә бирелде.

3 урынга Чистай районы «28 нче номерлы балалар бакчасы», Ютазы районы «1 нче санлы Урыссу башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе», Лаеш районы Усад авылы «Сәламәт буын» күп профильле лицей», Буа районы «Яңа Чәчкаб урта гомуми белән мәктәбе» лаек дип табылды.

Театр коллективлары «Өметле киләчәк» һәм «Сәхнә» журналының Махсус номинациясендә дә билгеләп үтелде. Җиңүчеләргә Мәгариф Министрлыгы дипломнары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк