Логотип
Хәбәрләр

Түбән Кама театры «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен Санкт-Петербургта күрсәткән

Түбән Кама Татар дәүләт драма театры «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен Санкт-Петербургта яшәүче татарларга күрсәтеп кайтты. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә. «Без Петербургта яшәүче татарлар белә...

Түбән Кама Татар дәүләт драма театры «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен Санкт-Петербургта яшәүче татарларга күрсәтеп кайтты. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

«Без Петербургта яшәүче татарлар белән иҗади очрашулар үткәрдек. Тамашачы Туфан Миңнуллинның «Яшьлек белән очрашу» һәм «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакльләрен тулы залларда бик яратып карады, олы рәхмәт сүзләрен җиткерде», – ди театр директоры Рөстәм Галиев.

Гастрольләр Санкт-Петербург шәһәре һәм Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләре арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү программасы кысаларында И.Газ исемендәге мәдәният сараенда үткән. Спектакль башланыр алдыннан мәдәният йортында Санкт-Петербургта быел оешкан «Файда» дип исемләнгән беренче татар эстрада-фольклор ансамбле чыгыш ясаган.

«Татарча спектакльләр һәм концертлар алар өчен үзара аралашу урыны. Спектакльләргә килгән милләттәшләребезне чәкчәк белән сыйладык, алар артистлар белән аралашты, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, фотога төштеләр. Татарча аңламаучыларга исә колакчыннар бирелде, алар өчен спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә ителде», – ди директор.

Театрның Петербург гастрольләрен оештырырга «Питер буйлары» мәдәният һәм сәнгать әһелләре ассоциациясе ярдәм иткән. «Без бу оешманың президенты Рөстәм Хучашев һәм экскурсовод Альмира Таһирҗановага рәхмәтле. Альмира ханым бөек татар дин белгече-философ, публицист Муса Бигеевның оныгы Мөхәммәтнең хатыны», – ди театр җитәкчелеген

Гастрольләр Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрының 30 еллыгына багышланган.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Театрның матбугат хезмәте

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк