Логотип
Хәбәрләр

Түбән Кама театры режиссеры Рөстәм Галиев Тукайны җеннәр арасында йөртә

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукай биографиясенә нигезләнеп эшләнгән “Карурман аша...” әкиятенә каршы чыкты. “Матур исем астында шыксыз гамәл ята...

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукай биографиясенә нигезләнеп эшләнгән “Карурман аша...” әкиятенә каршы чыкты. “Матур исем астында шыксыз гамәл ята. Сәгать ярым дәвамында бер мәсхәрә икенчесе белән алыштырыла, һәм иң куркынычы – Тукай демонлаштырыла, изге мәгънәсе югалтыла”, - дип яза әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова Түбән Кама театрының балалар өчен куелган спектакле турында.

Әлеге сәхнә әсәрен Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры “Кече шәһәр театрлары” федераль гранты хисабына чыгарды. Авторы – театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев үзе. Режиссеры – театр артисты Юрий Павлов.

Спектакль театрның Казан гастрольләре кысаларында Камал театрының Кече заында күрсәтелде. Спектакльнең нигезендә Тукайның “Исемдә калганнар” әсәре ята. Төп геройлар – Җеннәр башлыгы Наданов, аның ике ярдәмчесе Миңгерәүев белән Алтыбишев, Убырлы.

“Кара көчләр Шагыйрьдән тугач та котылмакчы булалар. Аны юк итәр өчен нинди генә мәкерле планнар кормыйлар. Бар явызлыкларын кулланып, ничек тә халыктан ераграк тотмакчы, сындырмакчы булалар. Гомерен дә булдыра алган кадәр кыскарталар – 27 ел белән чиклиләр. Бу чын әкият туган телнең матурлыгы, халыкка хезмәт итүдә үз-үзеңне корбан итү, яшәешнең төп мәгънәсе турында”, - дип язылган спектакльнең аннотациясендә.

“Аннотациядә язылганнар чынбарлыкка туры килми. Кая монда дәүләт контроле? Балалар спектаклендә ни хәл бу? Мондый сценарийны кем раслаган һәм кем тормышка ашырырга рөхсәт биргән?!” – ди ул аптырап.

Галимә Тукайның “Пар ат”ны җырлап җеннәр җигеп килеп керүенә, видеода Тукайны соңгы юлга озату күренешләре күрсәтелгәндә сәхнәдә җен туе баруына аптырый. “Бу бит Тукайны кара көчләр кулындагы уенчык итеп күрсәтә”, - ди ул.

“Тукайны "җенләндерү" Шүрәле образы белән артык мавыгудан башланды, бу мөгезле шайтан татар халкының брендына, тамгасына әйләнде”, - ди язучы Фәүзия Бәйрәмова.

“Бу минем 16 яшемдә язылган пьеса. Бу әкияттә Тукай күргән авырлыкларны булдырып йөрүче көчләр күрсәтелә. Алар аңа тәэсир ясыйлар. Бу тәэсир ясау милләт эчендә бүген дә бар. Кешеләр бер-берсенә уңай тәэсир итсә, бик җайлы яшәп китәр идек. Милләт эчендәге ыгы-зыгылар аңлау булмаганнан килеп чыга”, - дигән иде спектакль башланыр алдыннан автор “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Быел Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры Чыңгыз Айтматов повесте буенча куелган “Анам кыры” спектакле белән Тукай премиясенә дәгъва итә. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк