Логотип
Хәбәрләр

Түбән Камада полицейский Динар Саматов белән хушлашырга йөзләгән кеше килде

Түбән Камада 33 яшьлек полицейский Динар Саматов белән хушлашырга йөзләгән кеше килде. Бу хакта «НТР-24»телеканалы хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, «Татар-информ» элек Түбән Кама Эчке эшләр идарәсе яны...

Түбән Камада 33 яшьлек полицейский Динар Саматов белән хушлашырга йөзләгән кеше килде. Бу хакта «НТР-24»телеканалы хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, «Татар-информ» элек Түбән Кама Эчке эшләр идарәсе янында кичә фаҗига булганлыгын хәбәр иткән иде. Көллиятнең 19 яшьлек студенты полицейский янына арттан килеп, муенына берничә тапкыр пычак белән адый. Динар Саматов җитди яралануга карамастан, ахыргача һөҗүмчене тоткарларга тырышкан.

Хезмәттәшләренә ярдәмгә ике полиция хезмәткәре ташлана, аларның берсе җинаятьчене зарарсызландыра һәм аңа ата.

Алган җәрәхәтләрдән полицейскийның гомере ашыгыч ярдәм машинасында өзелгән. Динар Саматов Түбән Кама районының Тоба авылында җирләнәчәк. Динар Саматовның хатыны һәм пенсионер әти-әнисе калды.

Бу хакта тулырак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк