Тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 16 мең тоннадан артык кар чыгарылган
Тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 16 мең тоннадан артык кар чыгарылган Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 16 мең 57 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 675 юл хезмәте эшчесе һәм 8...
Тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 16 мең тоннадан артык кар чыгарылган
Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 16 мең 57 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 675 юл хезмәте эшчесе һәм 887 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 104 катнаш юл машинасы, 74 "Бошунг, 18 кар төягеч, 144 щеткалы трактор, 35 грейдер, 126 фронталь төягеч, 55 "Барсик", 303 самосвал һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 1087 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 152 тонна реагент һәм 935 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген көндез, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 586 юл хезмәте эшчесе һәм 397 махсус техника берәмлеге катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 471 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк