Төркиядә Нардуган бәйрәмендә Элвин Грейның «Уфтанма» җырын җырлаганнар
Төркиянең Идилия Татар ашлары йортында татарлар һәм төрекләр, Нардуган бәйрәменә җыелып, җырчы Элвин Грейның «Уфтанма» җырын башкарган. Бу хакта Төркиянең Анкара шәһәреннән төрек милләте вәкиле Ләвәнт...
Төркиянең Идилия Татар ашлары йортында татарлар һәм төрекләр, Нардуган бәйрәменә җыелып, җырчы Элвин Грейның «Уфтанма» җырын башкарган. Бу хакта Төркиянең Анкара шәһәреннән төрек милләте вәкиле Ләвәнт Булут хәбәр итте.
Нардуган бәйрәмен үткәрүне Идилия рестораны хуҗасы Лилия Сабир хуплаган, бәйрәмдә барлыгы иллеләп кеше катнашкан. «Бәйрәмдә Элвин Грейның «Уфтанма» җырына барыбыз да кушылып җырлады, алдан ук җыр тексты таратылды. Килгән кунаклар арасында татарлар да, төрекләр дә бар иде. Мин аларга җырның мәгънәсен аңлаттым. Һәр кешегә дә бу җыр ошады, яратып башкардылар», – диде Ләвәнт Булут.
Ләвәнт Булут Элвин Грейның «Уфтанма» җырын Төркиядә иң популяр җыр булганлыгын әйтеп үтте. «Төркиядә Элвин Грейның бу җырын бик яраталар, чөнки аның текстында мәгънәле сүзләр бар, ул кешене күтәренке рухка өнди», – диде ул.
«Без балаларны уйнаттык, алар чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән әйләнде, уеннар уйнады, Аяз ата һәм Аяз ананы чакырды, җәнлекләрне татар телендә әйтте, шигырьләр сөйләде, җырлар башкардылар.
Нардуган бәйрәмендә «Агыйдел каты ага» татар халык җырын да башкарганнар. «Нардуган – төрки халыкларга борынгыдан килгән бәйрәм. Кояш кышкы торгынлыгына багышланган бәйрәм. Ул Яңа ел алдыннан үткәрелгән. Халык Яңа ел имин була, дип ышанган. Киләчәктә дә әлеге бәйрәмне бергәләп уздырырга ниятлибез», – ди катнашучы.
Фото: Лəвəнт Булут
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк