Логотип
Хәбәрләр

Табиблар инсульттан сакланырга өйрәтте

Инсульт төрләре һәм аны кисәтү Геморрагик инсульт була – ул баш миенә кан саву. Ишемик инсульт булганда артерияләрнең берсендә баш миен кан белән тәэмин итү туктала. Ишемик инсультның бер төре – ате...

Инсульт төрләре һәм аны кисәтү

Геморрагик инсульт була – ул баш миенә кан саву. Ишемик инсульт булганда артерияләрнең берсендә баш миен кан белән тәэмин итү туктала.

Ишемик инсультның бер төре – атеротромботик инсульт. Бу вакытта баш миен кан белән тәэмин итә торган тамырны атеросклеротик төерчек (бляшка) томалый. Һәм кардиоэмболик инсульт була. Ягъни, йөрәктә барлыкка килгән тромб аерылып китә һәм кан тамырлары буйлап баш миенә барып җитә.

– Инсультны кисәтеп була һәм без моны халыкка аңлатырга тиешбез. Куркыныч астында – ишемик йөрәк авыруы, шикәр авыруы, гипертония, артык авырлык булган, атеросклероздан интеккән пациентлар. Мондый авыруларга без статиннар билгелибез, алар атеросклероз үсешен кисәтә”, - дип сөйләде Казанның 7нче клиник хастаханәсе кардиологы, бүлек мөдире, Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш кардиологы Зөлфия Ким.

Табиб күрсәтмәләрен үтәргә, киңәш ителгән дарулар белән дәвалануны туктатмаска кирәк, ди табиблар. Аритмияне һәм атеросклерозны контрольгә алып, кеше инсультны кисәтә ала. Әмма еш кына кешеләр үз сәламәтлекләренә игътибарсыз, битараф, гап-гади кагыйдәләрне һәм табибларның киңәшен санга сукмый, аларны оныта.

Тулысынча интертаттан укыгыз

Автор: Валерия БЕЛОВА, sntat.ru
Фото: Владимир Васильев

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/bash-mie-fa-igase-tabiblar-insulttan-saklanyrga-yr-tte/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк