Логотип
Хәбәрләр

Талия Миңнуллина “Монополия” уенының татарча версиясен тәкъдим итте

Татарстанның Инвестицион үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республика югары уку йортлары вәкилләренә “Монополия ” өстәл уенының татарча версиясен тәкъдим итте. Т.Миңнуллина белән Татарстан ю...

Татарстанның Инвестицион үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республика югары уку йортлары вәкилләренә “Монополия ” өстәл уенының татарча версиясен тәкъдим итте.

Т.Миңнуллина белән Татарстан югары уку йортларының социаль-икътисади блогы кафедралары җитәкчеләре очрашуы бүген Казанда Татарстанның Инвестиция үсеше агентлыгында узды.

“Без аны бераз татарчалаштырдык. Биредә Татарстан картасын, КАМАЗ, Кремль һәм башкаларны күрәсез. Оригиналда [тартмада] хәтерләсәгез, эшләпәле егет карап тора. Ә биредә түбәтәй кигән татар абзые карый. Без акчаларны да татарныкын алдык: "биш йөз алтын". Кырда республикада булган оешмаларны тасвирладык. Биредә түләнгән салымнар күләме буенча Татарстанда иң эре саналган предприятиеләр бар”, - дип сөйләде Талия Миңнуллина.

Татар “Монополия”се уен кырында ТАИФ, Татнефть, Казанның Оргсинтез оешмасы бар.

Татарстанның Инвестиция үсеше агентлыгы башлыгы уенның бүләк өчен генә булыр дип күзаллануын сөйләде. Ләкин соңрак аны уен итеп тә файдаланырга карар кылуларын әйтте.

Казан вертолет заводында студентлар арасында татар “Монополия ”се турниры оештырылган инде. Талия Миңнуллина мондый ярышларны югары уку йортларында да оештырырга тәкъдим итте.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк