Тамашачылар Данир Сабиров өчен борчыла

Юмор остасы һәм пародист Данир Сабиров күптән түгел гаиләсе белән Төркиядә ял итеп кайтты. Кызганычка каршы, ял итүнең рәхәт мизгелләре артистның кинәт авырып китүе белән алышына. Колагына су кереп, инфекция эләгү нәтиҗәсендә Данир Сабировның сул колагында «отит» барлыкка килә.
Табиб артистның авырткан колагына дарулар салып, 3-4 көннән сызлау кимергә тиеш, дип вәгъдә итә. Данир Сабировны караган табиб сүзләренчә, колакта су калган һәм тирә-яктагы кондиционерлар йогынтысында шушындый күңелсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин.
Сак булыгыз, дуслар! Исән-сау булыйк!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
14 май 2022 - 10:27
-
13 май 2022 - 13:43
-
13 май 2022 - 09:38
-
12 май 2022 - 09:37
-
10 май 2022 - 10:50
-
9 май 2022 - 14:07
-
8 май 2022 - 14:36
-
6 май 2022 - 09:53
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте