Логотип
Хәбәрләр

«Тантана» премиясе жюрие «Ел вакыйгасы» номинациясендә бер спектакльне билгели алмаган

«Тантана» театр премиясе жюрие «Ел вакыйгасы»н билгели алмаган. Шунлыктан финалга чыккан дүрт спектакльнең дүртесе дә «Ел вакыйгасы» дип игълан ителде. Кичә – Халыкара театр көнендә Камал театры сә...

«Тантана» театр премиясе жюрие «Ел вакыйгасы»н билгели алмаган. Шунлыктан финалга чыккан дүрт спектакльнең дүртесе дә «Ел вакыйгасы» дип игълан ителде.

  • Кичә – Халыкара театр көнендә Камал театры сәхнәсеннән республика театрларына «Тантана» театр премиясе тапшырылды. Премия театр артистларына 11 номинация буенча тапшырылды. Шулай ук «Намус һәм тугрылык» номинациясе дә бирелде.

Театр премиясенең соңгы номинациясен тапшырырга сәхнәгә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова чыкты. Ул театр әһелләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп: «Бу сәхнә сезнең эшегез генә түгел, ә тормышыгыз», диде.

«Сезнең кәефегезне кырырга мәҗбүрмен. Без фикер алышканда «иң-иң» булган бер генә спектакльне аерып ала алмадык. Бу очраклы түгелдер. Бу премияне башлап җибәргәндә безнең төп максатыбыз театр вакыйгаларын күбрәк итү иде. Безнең хәзер дәүләти булмаган театрлар да барлыкка килде. Театр тормышы күп төрлеләнде», - дип дәвам итте ул.

Ирада Әюпова киләсе елда «Тантана» театр премиясенә бәйле ике яңалыкны җиткерде. Беренчедән, «Ел вакыйгасы» номинациясе булмаячак. Икенчедән, конкрет кеше хезмәте бәяләнәчәк – мәсәлән, сценографлар, гримерларны һәм театрның күп хезмәткәрләре билгеләп үтеләчәк.

«Ел вакыйгасы» дип Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының «Сөембикә» операсы, Казан дәүләт яшь тамашачылар театрының «Бал. Бесы» спектакле, Камал театрының «Тормышмы бу?» спектакле, “Живой город” заман сәнгатен үстерү фондының «Анна Каренина» иммерсив спектакле игълан ителде.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк