Логотип
Хәбәрләр

"Тантана" театр премиясенә унөч татар спектакле дәгъва итә

(Казан, 20 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда унөч татар спектакле төрле номинацияләрдә “Тантана” республика театр премиясенә дәгъва итә. Номинантлар исемлеге бүген Татарстан Мәдән...

(Казан, 20 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда унөч татар спектакле төрле номинацияләрдә “Тантана” республика театр премиясенә дәгъва итә. Номинантлар исемлеге бүген Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтына урнаштырылды.

"Тантана" - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелүче профессиональ премия.

Искәртеп үтәбез, Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгының "Тантана" ("Триумф") -2018 театраль премиясен тапшыру турында Комиссия утырышы кичә узган һәм премиянең 11 номинациясендә катнашучылар исемлеге билгеләнгән. Номинантларны театр түгел, ә "Тантана" комиссиясе әгъзалары билгели. 

"Тантана" премиясенә Камал театрының өч спектакле тәкъдим ителгән. Болар - Аяз Гыйләҗевнең "Әтәч менгән читәнгә", Илдар Юзеевның “Ак калфагым төшердем кулдан”, Сөмбел Гаффарованың "Килмешәк" спектакльләре. Театр сигез номинациядә катнаша.

Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле ике номинациядә тәкъдим ителгән. Болар – “Дебют” һәм “Иң яхшы балалар спектакле” номинацияләре.

Чаллы татар дәүләт драма театры Булат Сәлаховның “Яратылмый калган ярлар” спектакле ике номинациядә – “Дебют”та һәм “Актер ансамбле”ндә күрсәтелгән.

Әлмәт татар дәүләт театры дүрт спектаклен тәкъдим иткән иде. Номинантлар исемлегенә “Медея” һәм “Яшь йөрәкләр” спектакльләре чыгарылган. “Медея” – өч, “Яшь йөрәкләр” ике номинациядә күрсәтелгән.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының ике спектакле дүрт номинациягә дәгъва итә. Болар – азәрбәйҗан классигы Җәвид Хөсәен әсәре буенча куелган “Иблис” һәм А. Островский буенча куелган “Яшенле яңгыр” спектакльләре.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Югалган көн» спектакле бер номинация белән чыгарылган.

Буа дәүләт драма театрының ике спектакле өч номинациядә чыгарылган.

“Әкият” татар дәүләт курчак театрының рус төркеме чыгарган“Теремок” спектакле ике номинациядә күрсәтелгән. Исемлектә татар спектакле юк.

Чаллы курчак театры да ике номинациядә күрсәтелгән.

Казан ТЮЗының ике спектакле тәкъдим ителгән. Берсе – Илгиз Зәйниев чыгарган “Я считаю до пяти” спектакле, икенчесе Гоголь буенча Туфан Имаметдинов куйган “Нос” спектакле.

“Туфан Имаметдиновның “Әлиф” хореографик спектакле дә ике номинациядә “Тантана”га дәгъва итә. Ул “Ел вакыйгасы” буларак күрсәтелгән һәм Нурбәк Батулла “Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль” номинациясендә катнаша.

Искәртеп үтәбез, моңарчы бу номинациягә нигездә Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры дәгъва итә һәм лаек була иде. Быел дәгъвачылар дүртәү – Яшел үзән музыкаль театры, “Сфорцандо” фонды һәм “”Әлиф спектакле.

Исемлектә Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры юк. 

татар-информ

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк