Логотип
Хәбәрләр

Танылган актер һәм драматург вафат

Танылган артист, драматург, язучы Аманулла псевдонимы белән иҗат итүче Әмир Камалиев якты дөньядан киткән. Үлеменең сәбәпләре әйтелми. Татарның танылган шәхесе белән хушлашу кайда һәм кайчан булачагы...

Танылган артист, драматург, язучы Аманулла псевдонимы белән иҗат итүче Әмир Камалиев якты дөньядан киткән. Үлеменең сәбәпләре әйтелми. Татарның танылган шәхесе белән хушлашу кайда һәм кайчан булачагы хакында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Мәрхүмнең якыннары һәм туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Белешмә өчен: Әмир Камалиев 1960 елның 29 маенда Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туган. 1996 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде. Актер, драматург, прозаик.

 

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк