Танылган актер вафат

Бүген иртән Грузиядән кайгылы хәбәр килеп иреште. 87 яшьлек популяр актер Нодар Мгалоблишвили вафат. Актер бик каты авырудан соң Тбилиси шәһәрендә вафат булган.
Мгалоблишвили – берничә дистә совет һәм грузин фильмнарында һәм сериалларында уйнаган актер. Чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен аңа 80 нче елларда зәңгәр экраннарга чыккан Марк Захаровның «Формула любви» кинофильмы алып килә. Граф Калиостро – актерның иң уңышлы рольләренең берсе.
Автор: А.Галимова
Фото: Фильмнан күренеш
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
28 май 2022 - 09:00
-
27 май 2022 - 09:01
-
26 май 2022 - 15:42
-
26 май 2022 - 11:20
-
25 май 2022 - 16:06
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте