Логотип
Хәбәрләр

Танылган актриса вафат

90-нчы елларда популяр булган «Твин Пикс» сериалы актрисасы Пегги Липтон 72 яшендә АКШта вафат булган. Үлеменең сәбәбе – яман чир, билгеле булганча, акстриса 15 ел дәвамында юан эчәгендәге яман чирдән...

90-нчы елларда популяр булган «Твин Пикс» сериалы актрисасы Пегги Липтон 72 яшендә АКШта вафат булган. Үлеменең сәбәбе – яман чир, билгеле булганча, акстриса 15 ел дәвамында юан эчәгендәге яман чирдән дәваланган. Бу хакта Associated Press сылтамасы белән ТАСС хәбәр итә. «У нас разбито сердце из-за того, что наша любимая мать скончалась сегодня от рака», – дип яза Липтонның кызлары. Соңгы минутларын актриса кызлары һәм оныклары янәшәсендә үткәргән.

«Отряд Стиляги» сериалында төшкәннән соң Липтон «Золотой глобус» премиясенә ия була. Шулай да зур танылуны актрисага «Твин Пикс» сериалындагы Норма Дженнингс роле китерә. Соңгы елларда ул сериалларда эпизодик рольләрдә генә катнаша. Һәм ике ел элек «Твин Пикс» сериалының өченче сезонында шул ук рольне башкара.

 

Автор: А.Галимова

Фото: week-news24.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк