Логотип
Хәбәрләр

Танылган язучы белән иҗади очрашуга Татарстанның Немец йорты вәкилләре килде.

Танылган язучы Гүзәл Яхина Казанда Татарстанның Немец йорты вәкилләре белән очрашты. Очрашу «Аксенов-фест» чаралары кысаларында Василий Аксеновның музей-йортында узды. Гүзәл Яхина романнары, бигрәк т...

Танылган язучы Гүзәл Яхина Казанда Татарстанның Немец йорты вәкилләре белән очрашты. Очрашу «Аксенов-фест» чаралары кысаларында Василий Аксеновның музей-йортында узды.

Гүзәл Яхина романнары, бигрәк тә аның Идел буендагы немецларның язмышын сурәтләгән «Дети мои» дигән соңгы китабы сөйләшүнең төп темасы булды.

«Идел темасы минем өчен бик тә мөһим, һәм гомумән, Идел – герой ул. Нәкъ менә шуңа күрә дә роман Идел белән башлана һәм Идел белән тәмамлана», - диде язучы. Очрашуда Яхина романнан Иделгә багышланган бер өзек укыды.

Казанда яшәүче немецлар әлеге роман өчен язучыга ихлас рәхмәтләрен белдерде.  

татар-информ

Григорий Князев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021