Танылган журналист вафат
Шагыйрь Роберт Миңнуллин үзенең Инстаграм битендә кайгылы хәбәр белән урнаклашты: «...Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең улы Илгиз Кәримов вафат. Урыны җәннәттә булсын! Ул танылган язучы, жу...
Шагыйрь Роберт Миңнуллин үзенең Инстаграм битендә кайгылы хәбәр белән урнаклашты: «...Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең улы Илгиз Кәримов вафат. Урыны җәннәттә булсын! Ул танылган язучы, журналист, тәрҗемәче иде. Иң мөһиме, искиткеч тыйнак, ихлас, матур күңелле кеше иде. Ни кызганыч, әтисенең 100 еллык юбилеен күрә алмады инде. Хатыны, танылган язучы һәм журналист Нәзифә Кәримованың, апасы Әлфия Мостафа кызының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам, сабырлыклар телим!» (текст үзгәртелмәде)
2019 елның 15 март көнне Мәскәүдә танылган тәрҗемәче һәм журналист, Язучылар берлеге әгъзасы Илгиз Мостафа улы Кәримов авырудан соң якты дөнья белән хушлашкан.
Илгиз Кәримов 1942 елның 10 гыйнварендә Башкортстанның Чишмәле районында Келәш авылында туа. 1967 елда Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. 1977 елга кадәр төрле әдәби журналларда хезмәт итә. 1972 елда СССРның телевидение һәм радиотапшырулар Дәүләт комитетының хезмәткәре булып, ә аннары 1973 елда «Яшь коммунист» журналында эшли. 1997-2005 елларда «Оракул» журналын чыгара.
Якыннары һәм дусларының авыр кайгысын уртаклашабыз!
Автор: Эльвира Сабирова
Фото: Инстаграм @robert_minnullin_poet
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк