Логотип
Хәбәрләр

«Тапшырылмаган хатлар»

Төп герой – Галиянең прототибы Гадел Кутуйның хатыны Галимә (Алимә) Садыйковна Кутуева минем әни белән бергә санаторийда эшләгән, әни бухгалтер булган, ә ул – табибә.

Казанда яшәүче Ильмира Гобәйдуллина туган ягы Ютазы авылында Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәренә багышланган музей ачарга тели. Музей Ютазы авылында, Вахитов урамы 13 йортта, идея авторының бабасы Миргасыйм Камаев салган йортта ачылачак.

«Гадел Кутуй үзе дә, хатыны да, әсәре геройларының прототиплары да шундый йортларда үскән. Элек анда Әптерәзәк авылы булган. «Тапшырылмаган хатлар»да ул Әдрәс авылы дип бирелә. Аннан соң ул җирләрдә «Нур» колхозы оештырыла, соңрак Ютазы авылы составына керә. Әсәр шул җирлектә язылган, идея буларак та анда барлыкка килгән.

Прототиплары да анда яшәгән һәм эшләгән. Төп герой – Галиянең прототибы Гадел Кутуйның хатыны Галимә (Алимә) Садыйковна Кутуева минем әни белән бергә санаторийда эшләгән, әни бухгалтер булган, ә ул – табибә. Галиуллин абый прототибы Вәлиуллин абый колхоз рәисе, минем классташымның бабасы иде. Әлегә Нәфисә прототибын таба алмыйбыз, әсәрдә ул бата, Галия аны коткара. Төрле шәһәрләрдән эзләп карадык, әлегә табып булмый», - дип сөйләде Ильмира Гобәйдуллина.

Ул озак еллар Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә комсомол эше, хакимияттә оештыру белән бәйле өлкәләрдә хезмәт куеп пенсиягә чыккач, туган ягын таныту нияте белән яши башлаган. Ильмира Гобәйдуллина әйтүенчә, йорт аның исемендә, киләчәктә дәүләткә күчерү ниятләре бар. Музей эше белән барлык чыгымнарны ул әлегә үз өстенә алган. Ильмира Гобәйдуллина социаль челтәрдә музейның аккаунтын теркәгән. Күп кенә укучылар аңа рәхмәтләрен җиткерә, яхшы идея булуын язганнар.

«Район хакимиятенә мөрәҗәгать иттем. Бу идея аларга ошады, хупладылар. Финанс яктан әлегә ярдәм итә алмыйбыз, диделәр. Миңа туганнарым ярдәм күрсәтә», - дип сөйләде Ильмира Гобәйдуллина. «Милли традицияләрне традицияләрне саклый, тарихыбызны барлый торган мондый  мондый инициативаларны хуплыйбыз, комачауламыйбыз. Башкарма комитет тарафыннан ниндидер карарлар чыкмады», – диде Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов.

Хәзерге вакытта Ильмира Гобәйдуллина музейга экспонатлар туплау белән мәшгуль. «Йорт элекке татар гореф-гадәтләре буенча төзелгән, интерьер 1930 елгы. Ул йортта музей ачсам, туганнар, нәсел алдында да оят булмас, дип уйладым. Татарстанның көньяк-көнчыгышы өчен матур туристик урын булыр иде. «Галимә Садыковнаның әнигә биргән бүләкләре бар, күлмәк тә тегеп биргән булган. Ул миңа да бәләкәй юрган бүләк иткән. «А.К.» инициаллары төшерелгән плащ һәм ирләр киеме өчен күкрәкчә сакланган», - ди ул», - дип сөйләде Ильмира Гобәйдуллина.

Музей янындагы бакчада Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» фантастик әсәренә багышланган экспозиция оештыру ниятләнә. Бу әсәрне язучы улына – соңрак Рөстәм Кутуй буларак танылачак язучыга багышлый. Әсәрдә Рөстәм исемле малай, абага чәчәге ашап, күзгә күренми торганга әйләнә һәм фронтта фашистларга каршы көрәшә. Шуңа күрә музейны оештыручы йорт тирәсендәге мәйданда землянка, траншеялар казытып, шунда балаларга шул чорны карау мөмкинлеге тудырырга ниятли.

Булачак музейда ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла булган. Ул бер әсәргә багышланган музейлар турында моңа кадәр ишеткәне булмавын әйтте, музей ачуны оригиналь идея дип атады. Ркаил Зәйдулла «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге төп героиня Гадел Кутуйның хатыны булган дигән фикергә бик үк ышанып бетми. Әмма язучының әсәрне Ютазыда язуы билгеле, ди. Кутуй 1931 елда «Җидегәнчеләр эше» дип аталган сәяси эш белән кулга алынып, төрмәдә утырып чыккач, ул Ютазыга китеп шушы әсәрне яза һәм кабат әдәби мәйданда күтәрелеп китә, ди ул..

«Әсәр русча 150 мең тираж белән чыга. Аны әле дә яратып укыйлар. Музей ачуга районда да уңай карашта. Мин аны Дәүләт Советының милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зариповка да җиткердем. Бар да уңай карашта, ләкин хәзер бит аның финанс ягыннан вәзгыяте катлаулы. Әмма без беләбез – дөньяны шушындый энтузиастлар алып бара. Башкортстанның Төмәнәк авылыннан Фәнир Галимов та бу хакта ишеткәч, Ильмира Гобәйдуллинага «Борчылма, дөньяны безнең кебек исәрләр алып бара», – дип әйткән», – диде Ркаил Зәйдулла.

Чыганак ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк