Татар артистлары һәм журналистлары Казанда татарча футбол уйнаячак

Танылган җырчылар, журналистлар һәм алып баручылар Казанда өченче тапкыр футбол уйнаячак. 16 декабрь көнне «Ак бүре» спорт комплексында (Ваһапов ур., 11) узачак турнирда 8 җыелма команда катнашачак.

Фәнил Вакказов әйтүенчә, уенда татар җырчылары, Кәрим Тинчурин театры, татар алып баручылары, «Болгар» радиосы, «Татар радиосы», татар журналистлары, татар радиолегендалары һәм татар сәнгать әһелләре (татар фольклор һәм дәүләт ансамбльләре) җыелма командалары көч сынашачак.

«Быелгы турнир Мәскәүдәге «Арт – футбол – Россия» футбол һәм музыка фестиваленнан соң үткәрелә. Киләсе елга исә без башта Казанда үз турнирыбызны оештырып, аннары иң яхшы футболчыларны Мәскәүгә алып барырга планлаштырабыз», - диде Фәнил Вакказов.

Фото: Михаил Захаров
 Чыганак: татар-информ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
292
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Зәмирәдән акча таптыралар
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы