Логотип
Хәбәрләр

Айдар Хафизовның юбилей кичәсе

Та­тарс­тан­ның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизовка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт сүзе һәм Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның тәбрикләү хаты тапшырылд...

Та­тарс­тан­ның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизовка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт сүзе һәм Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның тәбрикләү хаты тапшырылды. Күренекле актерның 75 яшьлек юбилей кичәсе Камал театры залында барды.

Котлаучылар Айдар Хафизовның актер гына түгел, ә төрле әдәби һәм юбилей кичәләренең режиссеры булуын да искәрттеләр.

Юбилей кичәсенә нигез итеп Айдар Хафизов катнашкан «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакле алынган. Программада театрның Айдар Хафизов катнашкан иң яхшы спектакльләреннән өзекләр тәкъдим ителә. Театрның легендар әсәрләреннән берсе булган «Курчак туе»ннан өзек күрсәтелде.

Та­тарс­тан­ның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизовның юбилей кичәсен «Татар-информ» аша онлайн күрсәтте.

Та­тарс­тан­ның халык, Россиянең атказанган артисты Ха­фи­зов Айдар Садри улы 1943 ел­ның 20 ма­ен­да Татарстанның Пит­рәч ра­йо­ны Күн авы­лын­да туа. 1970 ел­да Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­лый. Камал театрында эшли башлый, соңрак төр­ле урын­нар­да: 1971-1974 ел­лар­да Ле­нин исе­мен­дә­ге мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да — ре­жис­сер, 1974-1975 ел­лар­да Кур­чак те­ат­рын­да — ад­ми­нист­ра­тор, 1975-1976 ел­лар­да фи­лар­мо­ни­я­дә — нә­фис сүз сөй­ләү­че, 1976-1978 ел­лар­да Рес­пуб­ли­ка күч­мә те­ат­рын­да (хәзер К.Тинчурин исемендәге театр) ар­тист бу­лып эш­ли. 1978 ел­дан — Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да. Төр­ле яшь­тә­ге һәм ха­рак­тер­да­гы об­раз­лар иҗат итә.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк