Логотип
Хәбәрләр

"Татар штабы" төбәкләрдәге татарлар арасында элемтә булмауның сәбәбен ачыклый

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). "Татар штабы" төбәкләрдәге татарлар арасында элемтә булмауның сәбәбен ачыкларга җыена. Шул сәбәпле, “Татар штабы” клубында 7 мартта “Уртак фикер” дигән...

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). "Татар штабы" төбәкләрдәге татарлар арасында элемтә булмауның сәбәбен ачыкларга җыена. Шул сәбәпле, “Татар штабы” клубында 7 мартта “Уртак фикер” дигән сигезенче Түгәрәк өстәл узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәскәүдәге “Татар штабы” клубы координаторы Рөстәм Ямалиев әйтте.

Утырышта катнашучылар Россия төбәкләренә үзара элемтә җитмәү, татарларның читтә калуы, татар теленең бүгенге хәле турында фикерләшәчәк.

Рөстәм Ямалиев чишелергә тиешле өч төп мәсьәләне әйтте. “Татар штабы” клубы координаторы сүзләренчә, бу утырышта нигә Россия төбәкләренең татарлары арасында элемтә юк, нигә Казан татарларыннан кала, башка төбәк татарлары бу очракта берләшү өчен берни дә эшләми дигән сораулар тиз вакыт эчендә чишелергә тиеш.

Шулай ук, Рөстәм Ямалиев Башкортстандагы меңнән артык татарны “Татар штабы” клубына кертү, теркәү нияте турында әйтте. Бу - өченче төп мәсьәлә.

7 мартта узачак утырышта татар язучылары Ринат Мөхәммәдиев белән Нәзифә Кәримова катнашачак. Рөстәм Ямалиев әйтүенчә, һәр утырыштан соң, кино төшереләчәк һәм интернетка куелачак.

“Утырышлардан соң, килгән 60-80 кешенең һәммәсе дә дәртләнеп китәргә тиеш”, - дип әйтте Рөстәм Ямалиев.

“Уртак фикер” дигән сигезенче Түгәрәк өстәл утырышы 7 мартта “Татар штабы” клубында була. Башлана: 19 00.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк