Логотип
Хәбәрләр

Татар теле курслары башлана

Бүген, 17 сентябрь көнне, Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бушлай татар теле курслары башланып китә. Дәресләр 3 ай дәвамында 14...

Бүген, 17 сентябрь көнне, Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бушлай татар теле курслары башланып китә. Дәресләр 3 ай дәвамында 14 декабрьгә кадәр барачак.

Курсларга язылу өчен Анкета тутырганда, телне белү дәрәҗәсен (башлангыч яисә дәвам итүче) күрсәтергә һәм үзең турында мәгълүмат калдырырга кирәк. Элекрон почта аркылы җавап хаты килгәч, гариза тутырырга һәм паспорт копиясен бирергә кирәк.

Анкетаны тутырганда, дәресләргә йөрү өчен уңайлы график сайлау мөмкинлеге дә каралган. Дәресләр иртән, 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр, яисә кич белән, 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм чәршәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә узачак.

КФУ нигезендә бушлай татар теле курслары 2012 елдан уздырыла. Узган елда 920-гә якын кеше электрон теркәлү процедурасын үтте.

Курслар тәмамлангач, тыңлаучыларга татар телен белү дәрәҗәсе күрсәтелгән сертификатлар тапшырыла.

Фото – pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк