Логотип
Хәбәрләр

Татар теле укытучылары өчен бу соңгы курслар булмасмы икән, дип куркам - укытучы

(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан мәктәпләреннән, Татарстанның төрле районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар-практикум уза. Аның кысаларында, 4...

(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан мәктәпләреннән, Татарстанның төрле районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар-практикум уза. Аның кысаларында, 4-5 апрель көннәрендә Казанның 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытучылар өчен мастер-класслар оештырылган, дәресләр күрсәтелгән. Шул исәптән, кичә алар шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән очрашу кунаклары да булды.

“Татар теле укытучыларының квалификация күтәрү курслары бара. Яңа таләпләр буенча, курслар вакытында стажировканы өч көн бер мәктәп кысаларында үткәрергә тиешбез. Бүген - икенче көне. Дәресләрдән тыш, укытучылар класстан тыш чаралар аркылы да мәктәпнең эшчәнлеге белән таныша. Семинарга Татарстанның Казан шәһәре, Аксубай, Зәй, Арча, Апас, Теләче районнары укытучылары җыелган”, - дип белдерде Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Лилия Гыйләҗева.

“Без база мәктәбе булганга, практикум бездә узды. Дәресләр, чаралар карадылар, мастер-класс күрсәтелде. Эш алымнары, яңа технологияләрне өйрәнделәр. Кичә - 18, бүген 13 укытучы килде”, - дип сөйләде мәктәп директоры Рания Галиәкбәрова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Мастер-классларның берсен кичә 171 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гарәпшина бирде. “Минем мастер-класс бирүемнең максаты – укучыларда бәйләнешле сөйләм телен үстерү, текст өстендә эшләү алымнарын күрсәтү. Шулар белән уртаклашасым килде. Бенджамин Блум токсаномиясен кулланып дәресләрне ничек үткәрүем белән таныштырасым килде”, - дип сөйләде Лилия Гарәпшина.

Мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Гөлүсә Әхәтова мәктәпнең берничә ел дәвамында стажировка мәйданы булганын билгеләп узды. Республика күләмендәге семинар-практикум кысаларында, ул укытучылар өчен бинар дәрес күрсәтелгәнен әйтте. “Шалкан” әкияте буенча дәрес татар теле һәм инглиз телендә бергә алып барылды. Беренче сыйныф укучылары уен формасында шулай танышалар, телләрне танышуга тагын бер этәргеч бирелә. Без “Сәлам” укыту методик комплексы белән эшләп киләбез. 34 балалык бер сыйныф ике төркемгә бүленеп укый. Ике укытучыбыз әлеге экспериментта катнаша. Күңелле дәреслек ул, җырлап-биеп татар теленә өйрәтәләр”, - дип сөйләде Гөлүсә Әхәтова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәш “Мәдәниятләр диалогы” дигән проект та гамәлдә булуын белдерде. “Чит төбәкләр белән эшлибез. Быел Португалия мәктәбе белән "телемост" аша очрашып, үзебезнең чараларны, мохитне күрсәтеп, алар үзләренекен күрсәттеләр. Кыргыз дәүләте белән элемтәгә чыгып, андагы татар диаспоралары белән эшлибез. Проектлар күп. Бүген татар теленә мәхәббәтне, дәресләрне мавыктыргыч, кызыктыргыч итеп алып бару аша гына уятып булуын аңлыйбыз. Киләсе елга татар теле яклы гаризалар саны сакланырлык итеп эшләргә кирәк”, - диде Гөлүсә Әхәтова.

Аксубай Яңа Ибрай авылында татар теле укытучысы Илһамия Мостафина бу курсларны оештырган Мәгарифне үстерү иснтитутына рәхмәтле булуын әйтте. “Без монда татар мәктәпләре, рус мәктәпләрендә татар төркемнәре, рус балалары өчен оештырылган курсларга эләктек. Шәһәр мәктәпләрендә төрле милләт балалары белән эшләү алымнарын күрдек. Кичә Биектауга барган идек”, - диде.

Гөлнур Шиһабетдинова Апас районы Каратун урта мәктәбендә татар теле укыта. “Яңалыкларны күп ишеттем. Мастер-классларда дәресне яңача уздыру ысулларын күрсәттеләр. Үзем 25 ел эшләсәм дә, инновацион алымнарны белеп кайтып китәм. Күп кенә бәйгеләрдә җиңгән укытучыларның мастер-классларын карау файдага булды. Шуларны, кайткач, кулланырга уйлап торам. Бүген инглиз теле белән берлектә татар теленнән бинар дәрес карадык. Ул бик ошады. 1 сыйныф укучыларының саф татарча сөйләве гаҗәпкә калдырды. Тел мәсьәләсе борчый безне бигрәк тә. Яңа уку елында нәрсә көтәдер? Татар теле укытучылары өчен соңгы курслар түгелме икән инде бу дип уйлыйбыз. Без курку алдында”, - дип уйлары белән уртаклашты Гөлнур Шиһабетдинова.

татар-информ

Фото: СОШ 171

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк