Татар теле укытучыларын «Сәлам» китаплары белән эшләргә өйрәтәчәкләр

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Мәгарифне үстерү институты февральдә татар теле укытучылары өчен махсус вебинар оештыра. Чара кысаларында тел белгечләре укытучыларны дәрестә «Сәлам» укыту-методик комплексын кулланырга өйрәтәчәк. Бу хакта институтның матбугат хезмәтенә сылтама белән "Мәгариф"журналы хәбәр итә.

Тематик вебинар 27 февральгә билгеләнгән.

"Татарстанның Мәгарифне үстерү институты мөгәллимнәр өчен мондый чараларны еш оештыра. 26 гыйнварда биредә татар мәктәпләренең җитәкчеләре һәм туган тел укытучылары өчен «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча коммуникация ысулларын куллану» дигән темага вебинар булып узды. Анда Россиянең 12 төбәгендә эшләүче укытучылар катнашты. Хезмәттәшләр В. Мещерекова методикасының уңай һәм тискәре яклары турында сөйләште, тәҗрибә уртаклаштылылар", диелә әлеге хәбәрдә.

«Сәлам» укыту-методик комплексын куллану буеча вебирнарда катнашу өчен институт сайтында урнаштырылган гаризаны тутырырга кирәк. Онлайн-трансляция каралган. 

татар-информ

Фото: iro.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
284
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Булат Бәйрәмов кызын кияүгә бирә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы