Логотип
Хәбәрләр

Татар телендәге зур электрон тупланма берничә проект белән тәкъдим ителә

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Татар теле: зур электрон тупланма “TATZET” платформасы тәкъдим ителде. Чараны Татарстан Фәннә...

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Татар теле: зур электрон тупланма “TATZET” платформасы тәкъдим ителде. Чараны Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина алып барды.

Әлеге платформа Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Гамәли семиотика институты һәм башка оешмалар тарафыннан эшләнгән 20 проектны колачлый. Аерым проектлар “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында башкарылган.

Платформа гуманитар юнәлештә фәнни эшчәнлек алып баруны җиңеләйтү, эш өчен заманча кораллар булдыру, тел, әдәбият һәм сәнгать белән бәйле фәнни материалларны Интернет аша киң җәмәгатьчелеккә җиткерү максатларын күздә тота. Презентация барышында бу платформаның дәүләт органнарында эшләүчеләр, галимнәр, татар теле укытучылары,¸студентлар, журналистлар өчен бик файдалы була алуы аңлашылды.

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә кайбер проектларның элегрәк эшләнгән булуын, ләкин төрлесе төрле урынга чәчелеп урнаштырылганын билгеләп узды. “Безнең максат – проектларны бер җиргә туплау. Моннан тыш, бу платформада яңа эшләнгән проектлар бар. Безгә һаман саен “татар телендә сүзлекләрне таба алмыйбыз” дип мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә лексикографик фондта татар телендәге бөтен сүзлекләр урнаштырылган һәм җиңел эзләп табу мөмкинлеге тудырылган. Мәсәлән, китап сүзен язабыз, 10 нан артык сүзлектә китап турында нәрсә бар, барысы да килеп чыга. Бу журналистларга да эш өчен җайлы. Әйтик, галим –магә, -мәгә кушымчасы белән мәкалә яза, “мага, мәгә” дип кертә дә, шул кушымча белән бөтен мәгълүмат тезелеп чыга. 100 китап актарасы булмый. Ягъни фәнни эшләребез тиз барачак. Сүзлек төзүчеләргә җайлы булачак, юкса сүзлек төзегәндә, әдәби әсәрәләрдән җөмлә эзләп аптырыйлар бит. Ә монда ул җөмләләрне бик тиз эзләп табып булачак”, - дип аңлатты Олег Хисамов.

“Башта инновацион икътисад турында сөйләсәк, хәзер цифрлы икътисадка күчәбез, академиядә дә цифрлы энциклопедия турында сүз бара. Гуманитарийлар җыелышып, татар теле белән бәйле платформа эшләде. Биредә барлык мәгълүмат шушы порталда тупланып барачак”, - дип сәламләде Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов чарада катнашучыларны һәм шушы саллы эшне башкарып чыгу белән тәбрикләде.

Бүген барлыгы 6 проектның асылы турында сөйләделәр:

- татар теле сүзлекләренең электрон фонды. Аның турында филология фәннәре докторы Камил Галиуллин сөйләде. “Проектның мөһим үзенчәлеге – бер чыганак белән генә чикләнеп калмыйча, төрле чыганакларны туплау. Бу кулланучыга татар теле турында күбрәк мәгълүмат бирергә ярдәм итә. Фондта тәрҗемә, аңлатмалы, ике һәм күп телле сүзлекләр урын ала”, - диде ул. Аның сүзләреннән аңлашылганча, сүзнең дөрес язылышы, басымы, тәрҗемәсе, грамматик үзенчәлекләре, диалекталь сүзләрнең мәгънәсе, синонимнары һәм башкаларны табып булачак. “Электрон сүзлекләр алгы планга чыга. Махсус электрон белешмәләр төзү максаты тора”, - диде Камил Галиуллин.

- татар матур әдәбияты корпусы. Ул татар язучылары әсәрләрен, аерым фольклор жанрларының текстларын, башка телләрдән татарчага тәрҗемә ителгән матур әдәбият үрнәкләрен үз эченә ала. 
Академиянең перспектив тикшеренүләр институтының оештыру-техник һәм фәнни тикшеренүләр аудиты бүлеге мөдире Мансур Сайхунов әйтүенчә, корпус фәнни эшләр буенча эшләгәндә, галимнәргә мисаллар эзләүдә булышачак. “Хәзер китаптан эзләп утыру кирәкмәячәк”, - ди ул. Мансур Сайхунов компьютер ярдәмендә текстларны тәрҗемә итү, текст буларак язылган материалны сөйләм формасына күчерү кебек мөмкинлекләр турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, “лемма” дигән эзләү юлына “китап” сүзен кертәсең икән, аның “китапны, китапта, китаплар” һәм башка вариантлары килеп чыга. “Маска” дигән юлга, әйтик, ту* дип язарга була. “Туп, тупны, туфрак” һәм башка мөмкин булган сүзләр килеп чыга. Тамгаларны язып, заман, сан категорияләре буенча билгеле бер сүз төркемен эзләп булачак. “Мисал : китап сүзен язасың, янәшә фигыль тамгасы (v) куясың – 1558 очрагы табыла. Китапларны бүләк итәм, китапта язылганча, китап әйтүенчә, китаплар укымыйча һәм башкалар. Матур әдәбият әсәрләреннән мисаллар китерелә”, – дип ачыклык кертте Мансур Сайхунов.

– Тагын бер кызыклы проект – Татарстан топонимнарының каталогы.

Олег Хисамов әйтүенчә, Татарстанда нинди ялгызлык атамасы бар, барысы да шушы сайтта булачак. “Авыллар, елга-күлләр атамасы – барысы да кертелә, киләчәктә һәр авыл кырыендагы чишмәнең исеменә кадәр куярга дибез. Ул атамалар турында мәгълүмат, русчага тәрҗемәсе, халык телендә йөртелгән башка атамалары кертелә”, - дип сөйләде Олег Хисамов. Аның әйтүенчә, бүген каталогка 3920 топоним кертелгән. 2020 елга 7 меңләп томонимны кертү планлаштырыла. Проект хәзерге топонимика фәненең барлык казанышларын чагылдырган комплекслы сүзлек буларак күзаллана. Каталог үз эченә Татарстан Республикасындагы барлык георграфик объектларның атамаларын (ойконимнар, гидронимнар, оронимнар һәм микротопонимнарны) алачак. “Соңрак бөтен татар авыллары буенча эшләрбез дип уйлыйбыз. Атамаларның килеп чыгышлары, авылның тарихы турында мәгълүматлар булачак”, – диде Олег Хисамов.

Моннан тыш, бүгенге чарада татар сөйләме синтезаторы, ягъни персональ компьютерда язылган текстны тавыш белән әйтү мөмкинлеген тудыручы проект, Microsoft Office,Microsoft Windows, Android, iOS операцион системалары өчен татарча локализация пакетлары кебек проектлар турында сүз барды. Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Айдар Хөсәенов телефоннан сөйләм белән командалар башкарып булган кебек яңа технологияләр кертелү турында сөйләде. Белгечләр аңлатуынча, әйтик, аудиофайлдагы язманың компьютерда текстын күреп булачак. “Компьютерда, кәрәзле телефоннардагы язуларны татарчалаштыру, Microsoft Offic ны татарчалаштырган вакытта, сүз хатасын тикшерү мөмкинлекләре бар. Смартфоннарда бик күп кенә татарча кушымталар, Android, iOS кушымталары өчен сүзлекләрне эшләтеп булачак. Аларга клавиатуралар да эшләнгән. Һәркем татарча текстлар, татарча смслар яза ала.
Шулай ук, тәрҗемәче машина – текстларны тәрҗемә итү системасын эшләдек. Без ике компания белән эшлибез: “Яндекс” ширкәте өчен лингвистик ресурслар эшләп тапшырабыз, аннары профессиональ тәрҗемәчеләр өчен SmartCat системасы. Ул махсус профессиональ корал. Аның мөмкинлекләре бик күп. Текстларны команда белән тәрҗемә итүгә килгәндә, команда күбрәк эшләгән саен, тәрҗемәләр камилләшә. Автоматик рәвештә тәрҗемә ителгән базадан система үзе тәкъдим эшли башлый”, - дип билгеләп узды Гамәли семиотика институты директоры урынбасары Ринат Гыйльмуллин.

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин чараны йомгаклап: “Безнең төп бурычыбыз – шушы проектларны камилләштереп, җәмәгатьчелеккә җиткерү. Безгә кире элемтә булу да кирәк. Фәнни җәмәгатьчелекнең, журналистларның, бүгенге көндә шәһәр-район администрацияләрендә эшләүчеләрнең фикерләрен ишетү кирәк. Безгә җитешсезлекләрне дә күрсәтсеннәр, шунсыз камилләштерә алмаячакбыз”, – диде.

татар-информ

Фото: Александр Эшкинин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк