Татар телле ата-аналар конференциясендә милли мәгариф мәсьәләләре күтәреләчәк

18 ноябрь көнне Казанда IT-паркта татар телле ата-аналар өчен конференция узачак. Анда яңа шартларда туган телдә тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре турында сәйләшәчәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.
Чараны Бөтендөнья татар конгрессы белән «Татар ата-аналары» берләшмәсе оештыра. Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов конференциядә татар мәктәпләрен кайтару ысуллары турында сөйләшү булачагын әйтте.
«Күпчелек татар мәктәпләренең татар телендә укытмавы билгеле. Татар ата-аналары мондый мәктәпләрне кайтаруны ничек таләп итә ала – шул хакта сүз булачак. Икенче проблема – татар теленең дәүләт һәм туган тел буларак укытылуы», – диде ул.
«Мәктәп укучылары белән татар яшьләрен очраштыру мәсьәләсе дә мөһим. Бездә галимнәр, музыкантлар, җырчылар, режиссерлар бар. Мәктәп балалары заманча, шәһәрчә татар мәдәнияте дә бар икәнен күрсеннәр», – дип белдерде Айрат.
Айрат Фәйзрахманов үзе татар мәктәбе моделе турында сөйләргә җыенуын әйтте. «Ата-аналардан да чыгышлар көтелә. Пленар өлештән кала ике түгәрәк өстәл узачак. Конкрет адымнар, конкрет планнар яңгырар, актив җыелыр дип өметләнәбез», – ди ул.
Конференциядә баланың баш миенең үсеш этаплары, күптеллелекнең өстенлекләре, милли тәрбия, яшүсмерләр психологиясе, балалар өчен татар проектлары турында да фикер алышулар көтелә.
Чыганак: татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 апрель 2021 - 11:58
-
13 апрель 2021 - 16:27
-
10 апрель 2021 - 20:38
-
10 апрель 2021 - 18:59
-
8 апрель 2021 - 18:17
-
8 апрель 2021 - 16:48
-
8 апрель 2021 - 15:03
-
8 апрель 2021 - 14:23
-
Останови огонь