Логотип
Хәбәрләр

Татарча фитнес: "Ничекләр армыйсыз?!"

Аэробика дигәч, тулысынча урысча ритмга, күнегүләрне рус телендә аңлатуга корылган хәрәкәтләр бергәлеге күзаллана. Ә Ләйсән бу фитнес юнәлешне тотты да,  “татарчалаштырды”!

Эссе кояштан качып, күләгәле урын җайлап булмасмы дип, Горки-Әмәт урман-паркында йөргән мәл иде. Таныш тавыш ишетеп, шул уңайга барасы иттем. Көйләре дә үзебезчә – татарча, “Ак калфакның табылган чагыыыы...” дигән җыр килгән тарафка юнәлдем. Бара-бара бу җырның безнеңчә генә “ак калфак” булмавы, бөтенләй яңа яңгырашта, заманчалаштырылган “калфак” булуын аңлап алдым. Парк каршында бертөркем халык шул көй ритмына сикерә, боргалана, “хоп” диешә-диешә сәхнәдәгеләрнең хәрәкәтләрен кабатлый иде. “Сәхнәдәгеләр” дигән кешеләрем Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова белән «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең спорт юнәлешләре җитәкчесе, тренер Ләйсән Мөхәммәтҗанова булып чыкты. Алар шулай көй җаена басып, “әйдәгез, әйдәгез, хоп-хоп” дип, тамашачыларга дәрт биреп тора, күтәренке кәеф дулкынына көйли икән.

Казан мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы өченче чарасы икән инде бу. Беренче чарада Самара өлкәсе Ярмәк авылыннан чыккан "Ярмәквагы биюен өйрәттеләр. Икенчесендә Г.Камал артистларыннан чечеткага өйрәнү буенча мастер-класс тәкъдим ителде. Әмәт урманы сәхнәсендә фитнес-аэробика үткәрелде. Минем игътибарны остаханәне алып баручы тренер Ләйсән җәлеп итте. Аэробика дигәч, тулысынча урысча ритмга, күнегүләрне рус телендә аңлатуга корылган хәрәкәтләр бергәлеге күзаллана. Ә Ләйсән бу фитнес юнәлешне тотты да,  “татарчалаштырды”! Чарага җыелучыларны татар телендә сәламләве, хәрәкәтләр атамасын татарча әйтеп бирүе, бөтен паркка яңгыраган татар җырларына кушылып җырлап җибәрүе – биредәге мохиткә тагын да җанлылык өстәде. Читтән күзәтәм: олы апалар-әбиләр чара буласын белеп, алдан ук әзерләнеп, фитнес киемнәрдән килгән. Бигрәкләр тә актив, оялу белмәс, кыенсынмас бу шәһәр әбиләре дип, сокланып утырдым. Остаз Ләйсәннең күнегүләрен кабатлап хәлдән тайган Гөлназ Сәфәрова да аптырашта: “Ничекләр армыйсыз соң сез, апалар, мин дә сезнең кебек үк биим ләбаса!”

Бик уңайлы, җайлы эш башлап җибәргән булып чыкты әле бу Казан мэриясе. Бушлай дәресләр дә аласың, кәеф күтәрелә, яңа кешеләр белән танышасың!Боларның барысы да шәһәрнең иң матур урыннарында!

Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты шәһәр паркларында һәм скверларында үткәрелә торган татар телендәге спорт һәм иҗат дәресләрен берләштерә. Мастер-класслар сентябрьгә кадәр үткәреләчәк, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегенең матбугат үзәге. Проект чаралары бушлай уздырыла. Төгәлрәк мәгълүмат  @milli.kzn Телеграм-каналында!

Денис Гордийко фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк