«Татарча гына төшерәбез, ятсын киштәдә, дип кенә булмый»: Татарстан кинематографиясендә татар теле ни өчен соңгы урында?

Шушы арада гына ике Татарстан кинематографисты үз фильмын татарчага тәрҗемә итәргә теләмәвен әйтте. Гәрчә әлеге фильмнар республика субсидиясенә төшерелсә дә... Ә субсидиягә фильм төшергәндә татар, рус телләре шарт итеп куелса да...

Бер-берсенә бәйле булмаган ике презентациядә бер үк фикер ике тапкыр яңгыраган икән, өченчесе, дүртенчесе дә булырга мөмкин. “Татар-информ” Татарстанда төшерелгән фильмнарга бәйле вазгыятьне күзәтә.

1. «Мир» кинотеатрында ачылган «Фестиваль» кинокафесы утырышында Әмир Галиәскаровның «Волчий яр» кыска метражлы нәфис фильмы күрсәтелде. Бу премьера түгел, бары тик журналистларга һәм кино дөньясына якын торганнарга гына премьера алдыннан күрсәтелү иде. Продюсер Марат Әхмәтшин фильмның татар теленә тәрҗемә ителмәячәген әйтте. Чөнки, аның фикеренчә, биредә күтәрелгән тема татарларга хас була алмый. Фильмда төп күренеш - дошманын авыр хәлдә юлда калдырып китү. Димәк, татарга хас түгел дип уйлый икән, Марат Әхмәтшин татар кешесе бу күренешне башына да китерә алмый дип саный булып чыга. 

Дәвамын интертаттан укыгыз

 

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали

интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
400
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Усал хатын мужикны чүпрәккә әйләндерә»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наркотикларга – юк! 12+
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы