Логотип
Хәбәрләр

Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее Лев Толстой иҗатына багышланган кичәгә чакыра

27 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееың «Хәзинә» галереясендә әдәби-музыкаль кичә уза. Бу турыда республика Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «...

27 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееың «Хәзинә» галереясендә әдәби-музыкаль кичә уза. Бу турыда республика Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәзинә» галереясендә Татарстанда Лев Толстой елы уңаеннан язучының тууына 190 ел тулуга багышланган сәнгать, тарихи, әдәби, мәгариф проекты тәкъдим ителә.

Проект ике күргәзмәдән тора. Болар - «О Толстом без Толстого» һәм «Лев Толстой. Казанская хронология» күргәзмәләре. Театральләштерелгән тамашада 1840 еллардагы Казан тормышы  күрсәтеләчәк, Толстой вакытындагы Казанның тарихи күренешләрен күз алдына китерү мөмкинлеге биреләчәк.

Кичәдә Европа һәм Россиянең Толстой иҗатын өйрәнүчеләрнең берсе Лия Бушканец чыгыш ясый. Икенче бүлектә Бөтенроссия конкурслары лауреаты һәм Гран-при иясе «Креатив-квинтет» халык уен кораллары ансамбле чыгыш ясаячак.

Тулырак мәгълүмат алу өчен (843) 236-69-31 телефон номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фото: Салават Камалетдинов

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк