Логотип
Хәбәрләр

“Татарстан гүзәле” Камилла Хөсәенова Шанхайда Россия данын яклаячак

2018 елда “Татарстан гүзәле” һәм “Россия туризмы гүзәле” исеменә ия булган Камила Хөсәенова Miss Global City конкурсында Россия данын яклаячак. Бәйге 17-28 октябрьдә Шанхайда узачак. Бу хакта “Татар-и...

2018 елда “Татарстан гүзәле” һәм “Россия туризмы гүзәле” исеменә ия булган Камила Хөсәенова Miss Global City конкурсында Россия данын яклаячак. Бәйге 17-28 октябрьдә Шанхайда узачак. Бу хакта “Татар-информ” матбугат конференциясендә “Татарстан гүзәле” оешмасы президенты Изольда Сахарова хәбәр итте.

Камилла Хөсәенова Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә 3 курста укый. Ул спорт менеджеры булачак, нәфис гимнастика буенча спорт мастерына кандидат. 20 яшьлек кыз сүзләренчә, ул 15 яшендә “Ильдан-Лик” агентлыгында модель карьерасын башлаган, соңрак “Татарстан гүзәле” оешмасына кушылган.

22 июльдә Камилла Россия туризмы гүзәле 2018” федераль конкурсында таҗ иясе булды. Бу җиңү аңа Кытайга бару мөмкинлеге биргән.

  • 2017 елда Шанхайда Miss Global City бәйгесендә Ульяновскидан 22 яшьлек Талия Айбедуллина җиңгән иде.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк